Сәламәтлек
24 октябрь 2025, 10:27

Теш эмален ни җимерә?

Күпләребез ашаган ризыкны тәмле сутлар белән эчәргә гадәтләнгән. Ләкин табиб-диетолог  Надежда Литвинова-Гразион әйтүенчә, болай итү ашкайнату барышына зыян китерә.

Теш эмален ни җимерә?Теш эмален ни җимерә?
Теш эмален ни җимерә?

    “Ризыкны сутлар, татлы эчемлекләр һәм татлы газировка белән эчү организмга зыян китерергә мөмкин. Чөнки аларда ашказаны лайласын ярсыта торган кислоталар бар, бигрәк тә азык белән тукланган чакта. Моннан тыш, мондый эчемлекләрдә бик күп шикәр бар, ул тиз сеңәргә һәм шикәрнең кискен күтәрелүенә китерергә мөмкин, бу ашказаны асты бизенә йөкләнешне арттыра”, - ди табиб.

    Моннан тыш, татлы эчемлекләр, калорияләре күп булса да, һич тә азык кыйммәтенә ия түгел диярлек. Шулай ук татлы эчемлекләр тешләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый: эмален җимерә. "Баллы эчемлекләрне үлән төнәтмәсе яки хуш исле чәй алыштыра ала", - ди эксперт.

Фото: lahtadental.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас