Сәламәтлек
24 октябрь 2025, 06:55

Организм йод җитешмәве турында "кычкыра"

Аның билгеләре бар

Организм йод җитешмәве турында "кычкыра"Организм йод җитешмәве турында "кычкыра"
Организм йод җитешмәве турында "кычкыра"
Организмның йод кытлыгы кичерүе турында күзгә бәрелеп бармаган билгеләр сөйли, дип белдерә табиб-терапевт Зарема Тен. 
Тен белдерүенчә, йод җитешмәве аркасында организмда гормоннар җитештерү сүлпәнәя. Йод җитешмәве билгеләренең берсе - калкансыман бизнең зураюы. Әлеге биз каннан микроэлементларны күбрәк "суырырга" тырышып, муенның сизелерлек юанаюына китерә. Шулай ук хроник талчыкканлык һәм йокы туйган очракта да хәлсезлеккә зарлану организмның йод кытлыгы кичерүе турында сөйли. 
Тагын да билгеләре бар - алар кеше үзенең туклану рационын үзгәртмәгән хәлдә дә гәүдә авырлыгы артуы, хәтер начараюы, игътибарны туплау авырлашуы, тире корылыгы һәм чәчләр коелуы, шулай ук томан эчендә йөзгән сыман булу.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас