Сәламәтлек
24 октябрь 2025, 10:56

Ир балалар ешрак тотлыга. Бу дөресме?

   “Малайлар кызларга караганда 2-3 тапкырга ешрак  тотлыгалар. Бу балачакта ир балаларда сөйләмнең озаграк формалашуы белән аңлатыла”,- ди логопед Ева Артемова.

Ир балалар ешрак тотлыга. Бу дөресме?Ир балалар ешрак тотлыга. Бу дөресме?
Ир балалар ешрак тотлыга. Бу дөресме?

   "Ир-ат җенесе вәкилләре чыннан да төрле тискәре йогынтыларга күбрәк дучар, - диде белгеч. - Гендер аерымлыклар кызларда сөйләмнең тизрәк үсүенә, ә тотлыгу исә еш кына сөйләмнең актив үсеш чорында барлыкка килүенә бәйле". Гадәттә, бу ике елдан биш елга кадәр бара.

   Бу вакытта сөйләм функция буларак формалаша, шул ук вакытта нерв системасы үзе төрле зарарлы факторлар йогынтысына бирешми башлый. Кызларда бу процесс тизрәк барганлыктан, алар йогынтыга сирәгрәк дучар була. Тотлыгу полиэтиологик бозылу булып санала. Бу аның барлыкка килергә мөмкин булган берьюлы берничә сәбәбе бар дигәнне аңлата.

   Иң киң таралган сәбәпләрнең берсе – үзәк нерв системасының зарарлануы. Сүз шулай ук үзәк нерв системасының ана карынында ук зарарлануы турында да бара ала (мәсәлән, гомум баш миендәге кан әйләнеше белән бәйле проблемалар күзәтелү).

Фото: zaikanie.spb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас