Сәламәтлек
24 октябрь 2025, 05:05

Грипптан прививканы кайчан ясатырга?

"Бер елны да грипптан прививка ясатмый калганым юк. Файдасы тия дип уйлыйм. Быел кайчанрак ясатсам яхшырак булыр икән?" дип сорый "Өмет" укучыбыз.

Грипптан прививканы кайчан ясатырга?Грипптан прививканы кайчан ясатырга?
Грипптан прививканы кайчан ясатырга?

Бер елны да грипптан прививка ясатмый калганым юк. Файдасы тия дип уйлыйм. Быел кайчанрак ясатсам яхшырак булыр икән? Гриппның республикага кайсы вакытта килеп җитүе турында фаразлар бармы ул?

                                 Илгиз Ракипов. Уфа шәһәре.

     Гадәттә Башкортстанга грипп Русиянең үзәк төбәкләренә караганда 2-3 атнага соңрак килә. Үткән ел, мәсәлән, гриппның беренче очраклары гыйнварда теркәлгән, ә пигы мартка туры килгән.

      “Кайчан прививка ясарга?” дигән сорау күпләрне кызыксындыра. Грипп белән чирләүчеләр саны декабрь-гыйнварайларындаартачак дип фараз итәләр. Аннан саклануөчен, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыоктябрьахырынакадәр вакцинацияүтәргәкиңәш итә. Иммунитет 3-4 атна эчендә формалаша.

      Гриппка каршы вакцинацияне теркәлү яки конкрет поликлиникага беркетелү урыны буенча ясатырга мөмкин. Кирәкле документлар: Үзегез белән паспорт, СНИЛС, прививка сертификаты (булса) кебек документлар алырга онытмагыз. Прививкага язылу ысуллары – “дәүләт хезмәтләре” порталы аша, 122 телефоны буенча яки участок терапевтында.

      Шунысы мөһим! Хәзер ОРВИ белән авыручылар санының кимүе күзәтелә, әмма безне алда салкын кыш көтә. Иммунитетыгызны ныгытыгыз һәм җылы киемнәр хәстәрләү турында онытмагыз. Сәламәт булыгыз!

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас