Сәламәтлек
17 октябрь 2025, 04:15

52 яшендә беренче тапкыр әни булган

Сез бу яшьтә бала табуга ничек карыйсыз?

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Видеодан скриншот

Уфада 52 яшьлек хатын беренче тапкыр әни булган.

Бала Уфаның Шәһәр клиник перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. Үзенең хезмәт тәҗрибәсендә мондый үзенчәлекле очрак турында акушер-гинеколог Ирина Шәйхиева сөйләгән.

“Минем практикада мондый хәл беренче тапкыр! Безнең пациент 52 яшендә беренче тапкыр әни булды. Операцияне баш табиб урынбасары Ю.В. Максимочкина белән бергә ясадык. Кызганычка каршы, операция ашыгыч күрсәтмәләр буенча ясалды. Бала вакытыннан алда туды”, – дигән медик үзенең телеграм-каналында.

Яңа туган баланың җенесе һәм сабый турында башка мәгълүматлар әлегә юк. Табиб яңа туган әнигә көч һәм сәламәтлек теләгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас