Сәламәтлек
10 октябрь 2025, 07:56

Дөрес итеп ябыгу мөмкинме?

   Яраткан күлмәгеңне киеп булсын өчен, ничек ябыгырга?

Дөрес итеп ябыгу мөмкинме?Дөрес итеп ябыгу мөмкинме?
Дөрес итеп ябыгу мөмкинме?

Яраткан күлмәгеңне киеп булсын өчен, ничек ябыгырга?

   Беренче чиратта, ач йөрергә ярамый. Чөнки бу бернинди уңыш та вәгъдә итми. Ә менә ашыйсы килеп, ризыкка каплануга гына китерәчәк. Безнең хатын-кызларның иң зур хатасы шунда – алар пляж мизгеле җитүгә бер атна кала гына артык килограммнардан котылу өчен барсына да риза булалар. Ә бит каты диетада утырып, организм өчен кирәкле ризыклардан баш тартып ябыгырга теләүчеләр бер көн килеп, суыткычны ача һәм... анда ни бар, барсын да кабып йотарга әзер була, ашаудан туктый алмый интегә.

   “Зифа гәүдәле булырга теләүчеләргә киңәш бер генә: туклану рационын дөрес итеп төзегез. Шулай ук су эчү режимын тотарга һәм физик активлыкны да өстәргә кирәк. Кайчакта үз туклануда калорияләрне киметү өчен кечкенә адымнар ясау да җитә: Мәсәлән, ризыкны майсыз кыздыру өчен “антипригар”таба сатып алырга һәм «сыек» калорияләрне (соклар, лимонадлар, Энергетиклар) рционнан алып ташлап, аларны сусыл җиләк-җимеш белән алыштырырга”,- ди диетологлар.

Фото: aif.ru/health

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас