Сәламәтлек
4 октябрь 2025, 09:56

Өйдә ясалган календула кремы

Бу кремны ясарга узган ел ук кызыккан идем. Ләкин узган ел календуланы аз чәчкәнмен, крем ясарлык булмады. Быел менә август аенда чәчәкләрен җыеп киптердем дә бер өлешеннән крем ясарга булдым. 

Өйдә ясалган календула кремыӨйдә ясалган календула кремы
Өйдә ясалган календула кремы

Календула кремының үзем белгән файдалы үзлекләрен санып чыгыйм әле. 

Ул тиренең бик яхшы төзәтә. Уч төбендәге, бармаклардагы яраларга кичтән сылап ятсаң, иртәнгә кадәр төзәлгән була. Бу – календуланың тирене яңартучы күзәнәкләргә тәэсир итү көче белән аңлатыла. 

Аннары ул бик яхшы бактерицид үлән – яраларны үлекләтә торган бактерияләрне берничә сәгать эчендә юк итә ала. 

Календула кремы тирене йомшарта, сыгылмалылыгын арттыра. 

Бу крем урында ятып авырган кешеләрнең тән тиреләре тишелүдән саклый. 

Пешкән урыннарны тиз дәвалый. 

Өшегән тирене тиз төзәтә. 

Бала имезгән ханымнарның имчәк тиресе ярылганнан булыша. 

Тырнак төбендәге кутикулаларны йомшарта. 

Алатәнлелекне бетерергә ярдәм итә. Календула тәннең пигментацияләшүен җайга сала. 

Бөҗәкләр тешләгән урынның шешүен, кычытуын баса. 

Крем өчен календуладан башта мацерат ясарга кирәк. Ул бик җайлы ясала: коры банкага кипкән чәчәкләрне тутырып, өстенә чыкканчы чистартылмаган көнбагыш мае агызасы һәм ай буе караңгы урында тотасы гына. Вакыт-вакыт банканы селкеткәләп торырга гына онытмаска кирәк. 

Календула шушы бер айда үзенең файдалы үзлекләрен майга бирә. Майның төсе әфлисун төсенә кереп матурлана, үзеннән бераз календула исе килеп тора башлый. 

Майны сөзеп алып, чәчәкләрне сыгарга кирәк. Сөзгәннән соң, минем якынча 200 г мацерат чыкты. 

Пыяла савытка 20 г умарта балавызы һәм 20 г чистартылган ланолин салып, савытны сулы кәстрүлгә утырттым һәм утка куйдым. Су кайнарланган саен балавыз белән ланолин эреде. 

Алар эрү белән савытны судан алдым һәм мацератны куштым. 

Суынганчы кремны бертуктаусыз болгатып тордым. 

Куера башлагач, 3-4 тамчы Е витамины һәм ромашканың эфир маен тамызырга була. Минем алар юк иде, шуңа күрә салмадым. 

Кремны капкачлы пыяла банкага салып, суыткычта саклыйм.

Лилия Гәрәева рецепты.

Өйдә ясалган календула кремы
Өйдә ясалган календула кремы
Автор:
Читайте нас