Кардиологлар белдерүенчә, кеше йөрәге, уртача алганда, үз гомерендә 3,5 млрд. тапкыр тибә. Һәр көн саен якынча 100 мең километр кан тамырлары аша куып, 7 мең литр кан суырта. Кеше йөрәге үз гомере буена, уртача алганда, 200 млн. литрдан артык кан куа, бу исә 80 олимпия бассейны кадәр дигән сүз.
Йөрәкнең үзенең "кечкенә баш мие" - 40 мең нейроннан торган бәйсез нерв ситемасы бар. Йөрәк тибеше тавышы орган мускулларының кыскаруы аркасында түгел, ә туктаусыз ачылып-ябылып торган йөрәк клапаны аркасында ишетелә.
Кардиологлар йөрәк сәламәтлеге өчен рациональ тукланырга, атнасына 150 минуттан да ким булмаган вакыт физик йөк бирергә киңәш итә. Әлбәттә, тәмәке тартмаска. Моннан тыш, 18 яшьтән зурракларга кимендә елына бер тапкыр кан басымын үлчәргә кирәк.