Сәламәтлек
26 сентябрь 2025, 06:28

Инфаркттан ни коткара?

 Кардиологлар һәм диетологлар үткәргән тикшерүләр кешенең туклану рационындагы балыкның файдасын тагын да бер тапкыр раслады.

Инфаркттан ни коткара?Инфаркттан ни коткара?
Инфаркттан ни коткара?

Чынлап та, балык ите йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытуга булышлык итә икән. Белгечләр әйтүенчә, атнасына ике тапкыр балык ашаганда, инфаркт кичерү куркынычы сизелерлек кими.

   Әлбәттә, күпләр балыкны кыздырып ашарга ярата, ләкин аннан пешерелгән уха күпкә шифалырак икән. Болай итеп әзерләгәндә, балыкның бар файдалы сыйфатлары саклана, шул ук вакытта уха, кыздырылган балыкка караганда, җиңелрәк үзләштерелә һәм бик тәмле дә.

Фото: okb3-74.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас