

Галимнәр ай ярым эчендә МРНК-вакцинасы белән яман шештән дәвалау башларга әзер. Бу хакта Гамалеи исемендәге гыйльми-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинзбург белдерде.
"Төркемдәге авырулар формалаштырылды, аларның персонал генетик мәгълүматлары ачыкланган һәм без бер ай - ай ярым вакыт эчендә уртак тырышлыклар белән аларны дәвалауга дәваларга әзербез",- дигән бик өметле белдерү ясаган Гинцбург.
Вакцинаны Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли-тикшеренү үзәге әзерли. Препарат неоантигеннар нигезендә ясалган.
Русиядә яман шешкә каршы ясалган вакцина даруханәләрдә сатылмаячак, чөнки ул һәр конкрет пациентның үзенчәлекләре искә алынып җитештерелергә тиеш. Һәм бу һәр пациент өчен индивидуаль препарат булдыру эшенең төп катлаулыгы да булган. Үткәрелгән тикшеренүләр вакцинаның югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсыз булуын күрсәткән.
Галимнәр яман шешкә каршы дару уйлап чыгарулары турында вакыт-вакыт белдерү ясап торалар. Инде бу белдерү тормышка ашып, яман шеш белән җәфаланучыларны, ниһаять үлем тырнагыннан йолып калырга булышса иде!
Фото: kubnews.ru