

Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булганда даруларны даруларны даими рәвештә кабул итәргә кирәк, - ди белгечләр.
Әйтик, бүген күп өлкәләрдә, шул исәптән, Башкортстанда да, пациентларны үз халәтләрен контрольдә тотарга өйрәтәләр. Моның өчен берничә кагыйдә эшләнгән: мәсәлән, мондый авыруларны дәвалаучы табиб-терапевт яки кардиолог һәр пациент өчен индивидуаль план сайлый. “Интернет буенча гына укып үз-үзеңне дәвалау да , шулай ук туганнарның һәм якын кешеләрнең киңәшләре дә ярамый,- ди белгечләр. - Шулай ук дарулар кабул итүнең ешлыгын саклау мөһим. Әгәр пациентка бердән артык препарат кабул итү билгеләнгән икән, аларны берьюлы кабул итәргә һәм су белән эчәргә кирәк. Моннан тыш, пациент халәт көндәлеген алып барырга тиеш: анда көн саен пульс, кан басымы, йөрәк тибеше һәм авырлык күрсәткечләрен язып барырга кирәк. Моны иртән һәм кич эшләргә кирәк. Бу эш хәтта яшерен шешенүләрне ачыкларга һәм уңышлы ярдәм итә. Проблемалар килеп туган очракта пациент көндәлеген күрсәтеп, табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Фото: ekamedcenter.ru