

Диетологлар көтмәгәндә борщка "яшел ут" ачты.
Алар әйтүенчә, мондый ашны көн саен ашашасаң да, организмың рәхмәт кенә әйтәчәк икән. Игътибар: монда сүз вегетариан вариацияләре турында гына түгел, ә ит, кәбестә һәм кыздырып салган суган-кишер һ.б. белән пешкән традицион борщ турында бара.
Белгечләр әйтүенчә, борщ— организмга көн саен кирәкле булган витаминнарның чып-чын хәзинәсе.Пешергәндәяшелчәләр файдалыкомпонентларыныңбер өлешен югалтсада, күп нәрсә барыбер саклана.
Борщны нәрсә суперризык итә, дисезме? Классик борщ составына берьюлы берничә файдалы яшелчә керә: чөгендер, кәбестә, кишер, суган, сарымсак, бәрәңге. Алар клетчатка, каротиноидлар, В һәм С төркеме витаминнары, шулай ук органик кислоталар чыганагы булып торалар. Клетчатка ашкайнатуны җайга салырга ярдәм итә, матдәләр алмашын тизләтә һәм "начар" холестерин дәрәҗәсен киметә. Борщның төп компоненты булган чөгендердә шулай ук бетаин бар, ул бавырның эшен яхшырта һәм организмны чистартуда актив катнаша. Кишер бета-каротин бирә, ул картаю процессын акрынайта. Сарымсак һәм суган – табигый антисептиклар һәм иммуномодуляторлар. Нәкъ менә борщта алар бергәләп сәламәтлеккә ярдәмне тәэмин итәләр.
Фото: chefmarket.ru