

Көзгә керү белән төрле вируслы инфекцияләр баш калкыта башлый инде. Халык күп булган урыннарда чир аеруча тиз тарала.
“Соңгы көннәрдә Башкортстанда кискен респиратор инфекцияләр (ОРИ) белән авыручылар саны арта бара”,- дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорның республика идарәсендә. Алар белдерүенчә, соңгы атнада гына 20 368 кеше ОРИ белән чирләгән, шуларның 9774е – ундүрт яшькә җитмәгән балалар. Алдагы атна белән чагыштырганда, чирләүчеләр саны 44,4 процентка (!) арткан.
“Көз ахыры-кыш башында гриппның баш калкытуы мөмкин”,- дип кисәтә табиблар. Ә аннан саклану өчен бүген нәтиҗәле вакциналар җитештерелә, республикага алар 505 540 доза кайтарылган да инде. Шуларның 246890ы – өлкәннәр, 258 650се балалар өчен тәгаенләнгән. 10 сентябрьгә кадәр медиклар 389573 кешегә прививка ясарга өлгергән.
“Балада чирләү билгеләре сизелү белән аны өйдә калдырыгыз һәм табиб чакырыгыз”,- дип киңәш итә белгечләр.
Фото: bashinform.ru