Сәламәтлек
12 сентябрь 2025, 08:38

Күпме кеше психик тайпылыш белән яши?

Планетада миллиардтан артык кеше даими борчылу һәм депрессия кебек психик авырулардан интегә, дип борчылу белдерә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ).

Күпме кеше психик тайпылыш белән яши?Күпме кеше психик тайпылыш белән яши?
Күпме кеше психик тайпылыш белән яши?

    Планетада миллиардтан артык кеше даими борчылу һәм депрессия кебек психик авырулардан интегә, дип борчылу белдерә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ).

   Нәкъ менә психик авырулар дөньядаинвалидлыкка китерүче икенчесәбәп булып тора. Шуңа күрә дә ВОЗпсихик сәламәтлекне ныгыту һәм суицидларны профилактикалау буенча ашыгыч чаралар күрергәчакыра. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Яңа мәгълүматлары психик сәламәтлек өлкәсендәге глобаль кризисның борчулы картинасын ачык күрсәтә:2 сентябрьдә яңгыраган ике доклад “бөтен дөньяда миллиардтан артык кеше психик тайпылышлар белән яши”,- дип белдерә.

   Бу инде мондый проблемалар планетаның һәр сигезенче кешесенә кагыла дигәнне аңлата. «Глобаль психик сәламәтлек бүген» һәм «Психик сәламәтлек атласы 2024» дип аталган отчетлар күрсәтүенчә, психик тайпылышлар, борчылу һәм депрессияне дә кертеп, дөньякүләм масштабта озакка сузылган эшкә яраксызлыкка китерүдә икенче урын алып тора. Бу, әлбәттә, сәламәтлек саклау системалары һәм гомум алганда җәмгыять өчен гаять зур проблема  тудыралар.

   Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертларын суицидларның югары дәрәҗәдә булуы аеруча нык борчый. Отчетларга караганда, 2021 елда гына да үз-үзенә кул салу нәтиҗәсендә 727 000 кеше һәлак булган. Оешма фикеренчә, бу шаккаттыргыч хәл, психик авыруларны искзртү мәсьәләсенең көнүзәккә әверелә баруын дәлилли.

Фото: zdravcity.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас