Сәламәтлек
12 сентябрь 2025, 10:00

Чикунгунья бизгәге

Безгә аннан куркырга кирәкме?

Чикунгунья бизгәгеЧикунгунья бизгәге
Чикунгунья бизгәге

Сорау: Соңгы чорда безне куркыныч черкиләр барлыкка килүе, аларның үтерә торган вирус таратуы белән куркыталар. “Чукынган” дип атала диме үзләре? Үзебезнекеләр генә җитмәгән иде монда...

                                                       Баязит бабагыз, Тәтешле.

   Җавап: Баязит бабайның бу хаты редакциягә җәй ахырында килгән иде. Җавапны соңрак бирәбез, моның өчен укучыбыздан гафу үтенәбез.

   Сезнең соравыгыз, мөгаен, чикунгунья вирусы таратучы юлбарыс черкиләре белән бәйледер. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, вирус Европада тиз тарала: вирус йоктыру очраклары инде берничә илдә теркәлгән. Вирусның төп билгеләре:

  • аны йоктыручыларның 30-40 процентында каты буын чирләре (айлар буена сузылырга мөмкин) күзәтелә;
  • тән температурасы 40 градуска җитә;
  • тәнне таплар каплый;
  • мускуллар түзә алмаслык итеп авырта.

   Чикунгунья вирусын йөртергә сәләтле юлбарыс черкиләре Русиянең көньягында яши инде. Алар Краснодар краенда, Кырымда һәм Сочида үзләрен иркен хис итә.

   Белгечләр әйтүенчә, вирус кешедән кешегә йокмый, ләкин черкиләр аны таратырга бик мөмкин.

   Баязит бабай, безнең якларда кышлар салкын, шуңа да юлбарыс черкиләре безнең халык өчен зур куркыныч тудырмас, дип ышаныйк. Ә инде җылы якларга ялга баручыларга Пирогов университетының йогышлы авырулар кафедрасы профессоры Морат Шахмарданов составында ДЭТА яки икаридин булган репеллентлар кулланырга, тәрәзәләргә сеткалар куярга, торак тирәсендә пычрак сулар тотмаска, туристларга черкиләр тешләвеннән аеруча нык сакланырга киңәш итә.

Фото: krasotaimedicina.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас