Шаккатмалы инде!
Үз организмыбыз турында ни генә беләбез соң?
- Кеше башында 15000000000 (!) нерв күзәнәге барлыгын белә идегезме, дуслар? Кешедәге йөз-йөз алтмыш миллиард нечкә кантамырларының гомум озынлыгы 60-80 мең чакрымга (!) җитә.
- Кеше йөрәге көн саен 6-10 тонна кан кудыра дип исәпләнелә. Димәк, йөрәк аша гомер буена 150-250 мең тонна (!) кан агып уза.
- Кеше 216-218 сөяктән тора. Баш сөяге – 29 кисәктән, умыртка – 32-34, куллар һәм аяклар – 60шар, күкрәк читлеге – 25, иңбаш сөяге – 4, оча 6 кисәк сөяктән гыйбәрәт.
- Кеше үпкәсе аша тәүлегенә 10 мең литр һава уза.
- Баш сөяге төзелеше буенча кешеләр өч төрлегә бүленә: кыска баш сөякле, уртача һәм озынча баш сөякле. Соңгы берничә мең ел эчендә кешенең баш сөяге нәфисләнә, юкара бара, дип раслый галимнәр.
Фото: ru.dreamstime.com