

Күпчелек очракта чәчләр тышкы факторлар нәтиҗәсендә түгел, ә эчке проблемалар йогынтысында коела. Шулай да, чәчләр күп коела икән, шампуньне алмаштырып карарга, кан йөреше яхшырсын өчен, баш тиресенә массаж ясарга була. Бу очракта кондиционер, маскалар кулланмагыз. Кимеп барган ай фазасында чәчләрне кистерү дә чәч коелудан коткара ала.
Баш тиресен тышкы факторлардан саклау өчен, махсус чаралар – косметик кремнар, спрей яки майлар кулланырга мөмкин. Иң җайлысы – спрей, билгеле. Ул текстурасы һәм тигез таралуы белән уңайлы.
Фото: stock.adobe.com.