

Бөре медицина-фармацевтика көллиятендә “Профессионалитет” проекты буенча 2026 елда уку корпусын яңартачаклар.
26 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөре медицина-фармацевтика көллиятендә булды.
1934 елда нигез салынган учреждение республиканың сәламәтлек саклау системасы өчен тармакның иң кирәкле юнәлешләре буенча квалификацияле белгечләр әзерли. Мәсәлән, дәвалау эше, фармация, акушерлык һәм шәфкать туташы эше. Моннан тыш, көллият базасында 25 программа буенча өстәмә һөнәри белем алырга мөмкин. Биредә барлыгы 1 678 студент укый.
Төбәк җитәкчесе көллиятнең укыту остаханәләрен һәм амбулатор-поликлиника комплексын карады, медицина ярдәме күрсәтү методикасы белән танышты. Уку йорты директоры Нилә Белобородова сөйләвенчә, чыгарылыш укучыларының күбесе республика медицина учреждениеләренә эшкә килә.
Сәфәр вакытында Башкортстан Башлыгы шулай ук көллият студентлары белән аралашты. Егет-кызлар авылда фельдшер һөнәренең перспективалары белән кызыксындылар.
Шуны да әйтергә кирәк: 2025 елның 1 сентябреннән Русиядә Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа боерыгы эшли башлаячак, ул фельдшерларга һәм акушерларга вакытлыча табиб вазифаларын башкарырга мөмкинлек бирәчәк.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, авылларның ФАПларына бик күп яшьләр эшкә килә.
– Бу гади булмаган, әмма халыкка бик кирәкле һөнәр, – диде төбәк җитәкчесе. – Сез дөрес сайлау ясагансыз дип саныйм.