

Әлшәй районының Раевка авылында кыз бала танавына… дару төймәсе тыккан.
Баланы табибларга әнисе алып килгән – “кызымның нык итеп танавы томаланды”, дип зарланган ул. Табибка әни кеше кызының нәнәсе куллана торган “Панкреатин” даруы белән уйнаганнан соң тын алуы авырлашуы турында сөйләгән.
Бала даруны очраклы рәвештә тапкан, “Панкреатин” төймәсен дә танавына ялгыш тыгуы бар.
Табиб борын юлларын карап чыккан, даруны күреп, аны пөхтә генә итеп алган. Әнигә баланың хәлен күзәтү буенча киңәшләр бирелде, дип сөйләде район үзәк дәваханәсенең баш табибы Венер Изикаев. Ул шулай ук балаларның борынында чит әйбер табылса, ашыгыч рәвештә табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.