

Гаять тәмле, баллы һәм сусыл карбыз ашау күңелсез нәтиҗәләргә китерүе дә ихтимал бит!
Карбызны супермаркетларда һәм базарларда сатып алырга кирәк, чөнки анда алар пестицидлар, нитратлар һәм радионуклидларга тикшерү уза. Җиһазландырылмаган сәүдә нокталарында моны эшләмиләр.
Экспертларның сүзләренә караганда, иң яхшысы – контрастлы буй сызыклары күп булган һәм сары-кызгылт табы зур булмаган, җиде-тугыз килограммлы карбыз алу. Өлгергән җиләккә шакыганда аның тавышы чыңлап тора һәм ачык була, уч төбе белән сукканда карбыз «җавап кайтара».
Тәҗрибәле сатып алучылар, кагыйдә буларак, карбызны шакып карап сайлый. Җиләккә йодрык белән шакыгыз – өлгергән карбыз ачык һәм яңгыравык тавыш чыгара, ә өлгермәгәненең тавышы начар чыга. Карбызга колагыгызны диңгез кабырчыгына куйган кебек куя аласыз, һәм аннары карбызны җиңел генә кысарга була – өлгергән карбыз бераз гына шатырдаячак
Карбызны 10-15 градуста һәм дымлылык 80-90 процент булган шартларда саклау зарур.
Гомумән алганда, карбызны берничә ай дәвамында сакларга мөмкин. Киселгән карбызны бүлмә температурасында сакларга ярамый – ул берничә сәгатьтән соң бозыла башлый, ди белгечләр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.