Гүзәл затларда йөрәк өянәге билгеләре еш кына сизелерлек рәвештә булмый. Һәм бу җитди проблема тудыра да, чөнки пациенткалар вакытында дәваханәгә мөрәҗәгать итми һәм мөһим медицина ярдәме алмый калалар. Чынбарлыкта, хатын-кызларлар күкрәк яман шешенә караганда йөрәк өянәгеннән икеләтә ешрак үлә икән.
Табиблар киңәш итүенчә, йөрәк өянәген тану өчен һәр хатын-кыз өянәк вакытында кулга бирүче күкрәктә көчле авырту мотлак рәвештә булмавын белергә тиеш. Киң таралган башка билгеләр бар: күкрәк кысу, кинәт каты талчыгу тою, косу, укшу, кинәт тын кысыла башлау, баш әйләнү һәм салкын тир бәреп чыгу.
Шулай ук авыртынулар да булуы мөмкин: алар еш кына теш казнасында, муенда, кулбашларда һәм арканың өске өлешендә пәйда булучан. Шулай ук йөрәк өянәге вакытанда бәдрәфкә барасы килү теләге дә туа икән.