Сәламәтлек
1 август 2025, 13:13

Депрессия булса, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләрме?

Бу дөресме?

Депрессия булса, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләрме?Депрессия булса, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләрме?
Депрессия булса, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләрме?

Депрессия булса, машина йөртү хокукыннан

                           мәхрүм итә алалармы?

     Депрессия, борчулы тайпылышлар яки паника атакалары булса, кешене машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр дип ишеттем. Бу дөресме?

   Машина йөртү рөхсәт ителмәгән авырулар исемлеге Хөкүмәтнең 29.12.2014 елда чыккан № 1604 карары белән расланды. Аңа психик авырулар, шул исәптән депрессив һәм борчулы тайпылышлар, паника атакалары һ.б. кертелгән. Әгәр медицина тикшерүе вакытында аларның берәрсен тапсалар, машина йөртү таныклыгы алу өчен белешмә бирмәячәкләр. Ә бит психиатрның рөхсәте мондый белешмә алу өчен мәҗбүри шарт.

   Гадимашина йөртүчеләрмедкомиссияне 10 елга бер тапкыр, һөнәриләре ел саен бер тапкыр үтәләр.Элек, әгәр авыру кешедә мәҗбүри медицина тикшерүе вакытына кадәр ачыкланган булса, кеше чираттагы медкомиссиягә кадәр руль артында йөрүен дәвам итә алган.Әммакүптән түгел Дәүләт Думасына яңа закон проектын керттеләр. Аңа ярашлы, ЮХХДИ хезмәте Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат базасына кереп, кешедә хәтта гадәти медицина тикшерүләре яки диспансеризация вакытында ачыкланган һәм машина йөртү өчен киртә булып торган авырулар турындагы мәгълүматны да ала алачак.

   Шуннан соң ук машина йөртү хокукының гамәлдә булуынтуктатачаклар, водительне диагнозны ачыклау өчен кабаттан тикшерүгә җибәрәчәкләр.Әгәрул расланса, таныклыкныкирекайтармаячаклар.

Фото: rusdtp.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас