

Мишкәдә хатын-кызлар консультациясенең модульле бинасы төзеләчәк.
Бу хәбәрне бүген эш сәфәре белән Мишкәгә баргач, Радий Хәбировка үзәк район дәваханәсенең баш табибы Валерий Гәрәев җиткерде.
Мишкә үзәк район дәваханәсендә 288 хезмәткәр эшли, шуларның 50се – табиблар. 2024 елда максатлы юнәлеш буенча эшкә ике табиб-терапевт, ике педиатр, бер табиб-хирург һәм бер офтальмолог кабул ителгән.
Узган ел беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча Кече Карәк авылында заманча стандартлар белән җиһазландырылган яңа модульле табиб амбулаториясе төзелеп файдалануга тапшырылган, ашыгыч ярдәм өчен ике «Лада Гранта» автомобиле алынган. Биш миллион сумга поликлиника бинасының фасады төзекләндерелгән.
„Хатын-кызлар консультациясе бинасын төзү "Гаилә" гомумдәүләт проекты кысаларында барачак, шуңа күрә монда акча салынган инде. Безгә иске бинаны сүтәргә, урын әзерләргә кирәк булачак һәм 2027 елда төзиячәкбез. Бу матур заманча бина булачак", – дип сөйләде Радий Хәбиров «Башинформ» хәбәрчесенә.
Фото: glavarb.ru