

Сәламәтлек өчен мөһим сорауларга җавап эзлибез.
Июль аенда ким дигәндә егерме дүрт дару үләнен җыеп була. Кайсының вакыты җиткән?
Сары мәтрүшкә һәм зәңгәр мәтрүшкәне чәчәк аткан хәлендә җыябыз.
Бака яфрагына килгәндә, чәчәк атмаганының сутын әзерләргә ярый. Ашказаны әчелеге түбән булганда, гастриттан ярдәм итә. Балаларга ютәлдән кулланырга яхшы.
Меңъяфрак үләнен чәчәк аткан хәлендә июльдә җыябыз. Ул кан тамыры системасына уңай тәэсир итә. Йөрәк тибешен көчәйтә. Пульс ешайганда, баш әйләнгәндә йөрәк эшчәнлеген җиңеләйтә. Климакс вакытында ярдәм итә. Кан тамырлары киңәйгәндә, геморрой, башка веналар авыруларыннан файдалы.
Наратбаш үләнен дә июльдә җыябыз әле. Составында кремний кислотасы булганлыктан, тукымаларны ныгыту, тереклек итү сәләтен күтәрү чарасы булып тора. Организмның саклану көчләрен ныгыта. Тиредә, лайлалы һәм башка тукымаларда ялкынсыну булганда ярдәм итә.
Ромашканы да июль аенда җыя алабыз. Тиредәге һәм лайлалы тышчалардагы ялкынсынуларны дәваларга булыша. Ашказаны, тамак авыртулар вакытында, тире бозылганда файдалы.
Петрушканы июль буена җыябыз. Ул бөер эшен яхшырта, сидек куыгы авыруларыннан файда бирә. Азык эшкәртелүне яхшырта.
Сары мәтрүшкә нервларны тынычландыра. Кәеф төшкәндә, хәл киткәндә яхшы чара. Көзән җыерулардан, күрем циклы бозылудан да файдалы.
Чәчәк аткан хәлендә гөлбадранны июль аенда җыя алабыз. Үт юлы, ашкайнату проблемаларыннан булыша.
Бәбкә үләнен июль аенда җыябыз. Ул ашкайнату, кан юллары, бөер, сөякләр, буын авыруларыннан яхшы чара.
Кипкәр (сушеница топяная) үләнен дә июльдә җыярга була.
Кычытканны да июльдә җыя алабыз. Кан составын яхшырту, кан киткәндә кан туктату өчен яхшы чара.
Кырлыганны (иван-чай) июльдә җыярга була.
Сыеркойрык (коровяк) үләнен июльдә җыябыз. Бөер, тын юллары, ашказаны авыруларын дәвалауда кулланыла.
Тубылгы үләнен июльдә җыя алабыз. Ул канны сыеклый. Аның составында салицилатлар бар. Ул үлән хәл кертә һәм кан басымын нормага китерү үзлегенә ия. Ул яктан бигрәк тә олырак яшьтәге кешеләр өчен файдалы. Мәсәлән, грипп белән авырганнан соң хәлне кайтару өчен бер чәй кашыгы үләнне чәйгә кушып эчү дә бик килешер.
Кандала үләнен дә (донник) июльдә җыябыз. Тромблар булмасын өчен, канны сыеклаучы үлән.
Алтынбаш (Золототысячник)
Ялкынсынуларга крашы көрәшә, организмнан үт кудыра, авыртуларны баса, кан китүне туктата. Ашкайнату системасын көйли, эч кибүдән коткара.
Тырнак гөл (календула)
Стоматит, гепатит, ангина, пародонтоз, холицистит, невроздан булыша.
Әрекмән
Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларына файдалы. Әрекмән тамыры белән чайкасагыз, кавыкның һәм чәч коелуның ни икәнен белмәссез.
Кура җиләге
Азканлылыктан коткара, тән температурасын төшерә, тир бүлеп чыгара, депрессия, невроз, йокысызлыктан файдалы. Токсикоздан коткара. Кан тамырларын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, барлык органнарны көйли. Аппетитны ача. Кан басымын көйли. Махмырдан файдалы. Эчәкләрне чистарта.
Әрем
Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.
Сукыр кычыткан
Кан басымын төшерә, гипертониядән файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра , кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Нерв системасын ныгыта. Эшчәнлекне арттыра. Ашказаны өчен файдалы.
Өч төсле миләүшә
Шешенүләрне бетерә, бронхларны чистарта, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли.
Җир җиләге һәм каен җиләге яфраклары – матдәләр алмашын яхшырта, организмдагы тозларны чыгара, ангина вакытында булыша.
Кылыч үлән (аир, җир тамыры) – авыртуны баса, тынычландыра, ялкынсынуга каршы файдаланыла, температураны төшерә.
Сазанак (багульник, чабыр үләне) – үпкә авырулары, бөер, ашказаны-эчәклек, тоз утыру авыруларыннан, ревматизмнан коткара.
Каен яфраклары – организмнан шлакларны чыгарырга, канны чистартырга булыша.
Су борычы (горец перечный) – тире авырулары вакытында кулланыла. Мәтрүшкә – салкын тигәннән, йокысызлыктан файдаланыла, нерв системасын тынычландыра.
Июль ае кура җиләк яфракларын, сырганак яфракларын, төптән чыккан вак үсентеләрен ферментлап чәй ясау чоры.
Көн озынлыгы кыскара барган саен үсемлекләр файдалы матдәләрне тамырга һәм орлыкка туплый. Соңрак инде орлык һәм тамырларны җыю сезоны керә.
Фото: kasheloff.ru