

- Быел без узган елга караганда бер ярым тапкыр күбрәк кунак көтәбез – унбиш мең чамасы. Безнең мунча фестиваленең популярлыгы арта бара: сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк кеше тартыла. Сәламәт яшәү рәвеше - ул бүгенге көндә модада. Әмма безнең фестиваль - күңел ачу гына түгел. Йөзләгән эшлекле кеше безгә эшләнмәләр, тәҗрибә алырга киләчәк, - дип хәбәр итте БР Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Әйтик, "Шәһәр мунчалары" белорус компаниясе делегациясе Уфадагы фестивальгә инде икенче тапкыр киләчәк. Башкортстан башкаласында алган тәҗрибәдән файдаланып, узган ел ахырында Белорусия коллегалары Минскта коллектив парлау буенча беренче ачык чемпионат уздырдылар.
Төркия һәм немец партнёрлары да фестиваль кысаларында «Сәламәтлек һәм туризм» һәм «Икътисад» дискуссия форумнарында катнашырга теләк белдерделәр. "Limak" Төркия компаниясе вәкилләре SPA һәм курорт хезмәтләре өлкәсендә үз тәҗрибәләрен тәкъдир итәчәкләр. Бизнесны киңәйтү буенча эре компанияләрнең бизнес-консультанты Папстел Ойген (Мюнхен) белем һәм мәгълүмат белән уртаклашырга теләде. Ул үз бизнесын башларга яки киңәйтергә теләгән кешеләр белән очрашуны планлаштыра.
Аерым алганда, дискуссияләрдә Башкортстанның атказанган табибы Неля Шәрипова, «Башкортостан» сәүдә-күңел ачу комплексы генераль директоры урынбасары, «Теффи» премиясе лауреаты Дмитрий Каретко, «Башкорт кәҗәсе» экофермасы хуҗасы Эдуард Нигъмәтуллин катнашачак, ул эко-продуктларны һәм фермер программаларын алга сөрү тәҗрибәсе белән уртаклашачак, шулай ук санаторийлар, медицина клиникалары һәм регионның инновацион үзәкләре катнашачак.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: gorodufa.ru.