Сәламәтлек
14 июль 2025, 08:19

Кояштан ничек сакланырга?

Бүген без кояштан саклаучы кремнарны кулланганда килеп туган кайсыбер сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

Кояштан ничек сакланырга?Кояштан ничек сакланырга?
Кояштан ничек сакланырга?

Июль елның иң кызу ае дип исәпләнә. Шуңа да табиблар бу чорда тән тиресен көчле кояш нурларыннан сакларга кирәк дип кисәтә. Ләкин күпләрнең моңа исе китеп бармый һәм саклаучы кремнарны куллануга алар көлеп кенә карый.

   Бүген без кояштан саклаучы кремнарны кулланганда килеп туган кайсыбер сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

   Кояштан саклаучы кремнар турында тузга язмаган уйдырмалар да ишетелеп тора. Бүген шуларның кайсыберләренә ачыклык кертеп үтәрбез.

   Беренче уйдырма: Кояшта пешмәгәнсез икән, сезгә зыян килми.

   Чынлыкта: Моның өчен сезгә кояшта яну мәҗбүри түгел. Кояш нурларыннан сакланмаган тәндә, ул хәтта зыян күрмәгән кебек тоелса да, ультрафиолет туплана бара.

   Икенче уйдырма: “Берникадәр загар алсаң, кояштан сакланырга мөмкин”

   Чынлыкта: Бераз тән каралу, әлбәттә, азрак саклый төшә, ләкин аның саклау дәрәҗәсе 5-SPFтан дә кимрәк. Ә бу кояштан саклаучы кремны кулланудан баш тартырга дигән сүз түгел. Моннан тыш, тән каралу ул үзе үк – кояш нурларыннан зыян күрү дигән сүз.

Фото: maskshop.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас