Сәламәтлек
11 июль 2025, 07:38

Радий Хәбиров: Поликлиника – халкыбызның сәламәтлеген кайгырту шуннан башлана

              Республика башкаласында медицина учреждениеләрен               масштаблы модернизацияләү дәвам итә.

Радий Хәбиров: Поликлиника – халкыбызның сәламәтлеген кайгырту шуннан башланаРадий Хәбиров: Поликлиника – халкыбызның сәламәтлеген кайгырту шуннан башлана
Радий Хәбиров: Поликлиника – халкыбызның сәламәтлеген кайгырту шуннан башлана

  

 

                      Радий Хәбиров: Поликлиника – халкыбызның сәламәтлеген кайгырту шуннан башлана

              Республика башкаласында медицина учреждениеләрен

              масштаблы модернизацияләү дәвам итә.

   “Саулык – иң зур байлык”. Халкыбызның иң киң таралган мәкальләренең берседер бу. Чынлап та, сәламәтлеге булмаган кеше үзен берничек тә тулы бәхетле дип саный алмый.

   Сәламәтлекне саклау һәркемнең үзеннән тора, дияр күпләр. Ләкин моңа өстәп мин болай дияр идем: ул шулай ук беренчел медицина ярдәменнән дә башлана, дуслар. Әгәр син яшәгән төбәктә бу юнәлешкә игътибар аз икән, халыкның сәламәтлеге кыл өстендә, дигән сүз. Шөкер, Башкортстан җитәкчелеге моны аңлый һәм сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү өчен барсын да эшли.

   Шушы көннәрдә “Башинформ” агентлыгында БРның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин чираттагы тапкыр журналистлар белән очрашты. Анда сүз сәламәтлек саклауның беренчел звеносының үсеше һәм моның халыкның яшәү сыйфатын үстерүдә төп факторларның берсе булуы хакында барды. Очрашуга шулай ук министр урынбасарлары Роберт Иштуков, Динара Еникеева килгән иде. Конференция кунаклары журналистларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап бирде.

   -Авылларда медицина ярдәме күрсәтүдә уңайлылыкны арттыру Сәламәтлек саклау системасы бурычларының берсе булып тора. Башкортстан фельдшер-акушерлык пунктлары төзү буенча алда бара — соңгы биш елда Идел буе федераль округында урнаштырылган барлык модульле ФАПларның 50 процентка якыны – Башкортстанда (биш ел эчендә Идел буе федераль округында 1500 медпункт яңартылган, шуның 700 е – бездә), - диде Айрат Рәзиф улы. - Хәзерге вакытта бездә алты поликлиника төзелеше дәвам итә, шуларның дүртесе - балалар өчен. 2030 елга кадәр балалар һәм өлкәннәр медицинасының 118 объектын тәртипкә китерү планлаштырыла.

    Шул ук вакытта республика ФАПларының 98 проценты санлы технологияләр белән җиһазландырылган булуы медицина хезмәте күрсәтүнең дәрәҗәсен сизелерлек арттыра. Быел гына медицина җиһазлары сатып алу максатына федераль бюджеттан 1,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу чаралар медицина учреждениеләрен техник яктан тәэмин итүне яхшыртырга ярдәм итәчәк.

   -Халык саулыгын саклау мәсьәләсе һәрчак Республика Башлыгы Радий Хәбировның игътибар үзәгендә.  Аның: “Поликлиника – халкыбызның сәламәтлеген кайгырту шуннан башлана” дигән сүзләре шул хакта сөйли,- дип сүзне дәвам итте Айрат Рәхмәтуллин.- Әлбәттә, күп нәрсә поликлиникалардагы шартларга, аларны җиһазландыруга, аларда эшләүче табибларга бәйле. Соңгы елларда без беренчел звено ландшафтын җитди үзгәртә алдык, бу максатларга шактый финанслар җәлеп итә алдык. Һәм бу эшне киләчәктә дә дәвам итәбез. Кешеләрнең сәламәтлеген саклау, гомер озынлыгын арттыру безнең өстенлекләребез булып кала».

    Чара кунаклары әйтүенчә, куелган максатларгаирешүөчентөбәктә«Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау үсеше» программасы кабул ителгән.Аны гамәлгә ашыруга якындагы җиде елда822миллиардсум акча юнәлдереләчәк. Акчаныфедеральһәм төбәк бюджетларыннанбүлеп бирәчәкләр, сумманың шактый зурөлешен– 640миллиардсумнанартык – мәҗбүримедицинастраховкалау территориаль фондытапшырачак.

   Башкортстанда, яңа ФАПлар урнаштырылу белән беррәттән, медицина учреждениеләренә ремонт ясау эше дә коң колач ала бара. Мәсәлән, узган елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү кысаларында тугыз медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясалган, 135 модуль конструкциясе урнаштырылган, дүрт меңнән артык медицина җиһазы һәм 206 берәмлек автотранспорт кайтарылган. 2025 елда Благовещен, Яңавыл, Учалы, Учйәлил, Аскин һәм Бакалы районнарында алты поликлиниканы төзеп бетерү һәм тапшыру планлаштырыла. Шуларның дүртесе (Аскар, Благовещенск, Учалы һәм Яңавылда) — балалар өчен. Шулай ук тугыз объектка капиталь ремонт ясала һәм 134 модульле конструкция төзекләндерелә. Агымдагы елда ук 4,6 мең берәмлектән артык медицина җиһазы һәм 99 җиңел санитария автомобиле сатып алырга тиешләр.

   Сәламәтлек саклау министры хәбәр иткәнчә, 2025 елда «первичка”ны модернизацияләүгә 4,9 миллиард сум акча бүленәчәк. Әйткәндәй, сәламәтлек саклау министрлыгының «Санлы ФАП» проектын Россиядә иң яхшысы дип таныдылар.    

   Журналистларның Уфа поликлиникаларына кагылышлы сораулары да байтак җыелган икән. “Районнарда поликлиникаларны төзүгә һәм ремонтлауга игътибар күбрәк бүленә. Башкалада бу уңайдан кайчан алга китеш булыр дигән сорауга Айрат Рәзиф улы болай дип җавап бирде:

   "Әлеге проект күптән өлгергән иде инде. Чөнки Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров территорияләр буйлап күп йөри һәм районнарда медицинаның җиһазландыру һәм уңай шартлар тудырылу ягыннан Уфа поликлиникаларына караганда күп тапкыр яхшырак булуын күрә. Шуңа күрә “Уфа поликлиникаларын модернизацияләү  буенча төбәк проекты”карар кабул ителде, модернизацияләү программасы билгеләнде. Модернизациягә эләгә торган учреждениеләр билгеләнде".

   Конференция барышында республикада яшь медицина кадрлары әзерләү мәсьләсенә кагылышлы сораулар да яңгырады.

   “Яшь белгечләр әзерләүгә дә игътибар бирелә. Шушы көннәрдә Башкортстан районнарындагы медицина көллиятләре филиаллары «Шәфкать туташы эше» юнәлеше буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының беренче агымын чыгарды. Нефтекама, Учалы, Октябрь һәм Мәсәгут шәһәрләрендә булачак 142 медицина хезмәткәре дипломнар алды,- диде министр.- Сүземне тәмамлап, мин шуны әйтер идем: стратегия, нигездә, өч төп моментка нигезләнәдер. Беренчесе – инфраструктура. Федераль бюджет хисабына, Радий Фәрит улы ярдәме белән без беренчел звено системасының инфраструктурасын ныгыта алдык. Икенчесе, әлбәттә, кадрлар мәсьәләсе. Кадрлар барысын да хәл итә. Һәм без моны һәрвакыт Президент чыгышларыннан ишетәбез. Һәм өченчесе-медицинаны санлаштыру, санлылы трансформация һәм бездә барган процессларны оптимальләштерү».

Фото: resbash.ru

                                                   Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас