Сәламәтлек
11 июль 2025, 08:04

Кулың ник салкын?

Әлеге билгеләрнең булмавы кулларның ниндидер авыруга дучар булуы турында сөйли...

Кулың ник салкын?Кулың ник салкын?
Кулың ник салкын?

   Медицина һәм косметология белгечләре әйтүенчә, иң күркәм куллар – җылы, нәфис, коры, ак төстә булырга тиеш. Әлеге билгеләрнең булмавы кулларның ниндидер авыруга дучар булуы турында сөйли...

   Психологлар кулга карап кешенең холкын, рухи торышын билгели алалар.Мәсәлән, алар фикеренчә, төшенкелеккә еш бирелүче кешеләрнең куллары аксыл, ә кызу табигатьлеләрнеке кызыл була икән. Гадәттә, авыр рухи кичерешләрдән соң кешенең куллары дымланучан һәм салкын була.

   Даими рәвештә тәрбияләү ярдәмендә исә һәр гүзәл зат үз кулларын матур итүгә ирешә ала.

   Диагностика: кулларыгыз даими салкын тора икән, сездә анемия, гипотония, йөрәк чирләре булырга мөмкин.

   Дымлы куллар организм өчен кирәкле матдәләр бүлеп чыгаручы бизләрнең сәламәт булмавын күрсәтә. Шулай ук хис-кичерешләр тотрыксызлыгына да ишарә ясыйлар.

   Кызыл куллар – сездә, мөгаен, кан басымы югарыдыр. Матдәләр бүлүче бизләрнең дә дөрес эшләмәве ихтимал.

   Кул рәвеше: кулның формасын үзгәртеп булмый. Ләкин дөрес һәм җентекләп тәрбияләгән вакытта, сез кулларыгызны нәфисрәк итә, аларны матурландыра һәм дөресрәк форма бирә аласыз.

Фото: kuncevoclinic-ok.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас