Сәламәтлек
11 июль 2025, 07:49

Эсседә эшкә бармасаң ярыймы?

Офиста бик тә эссе, ә кондиционер юк. Шул сәбәпле мин эштән иртәрәк китә аламмы яки “удаленка”га күчә аламмы?

Эсседә эшкә бармасаң ярыймы?Эсседә эшкә бармасаң ярыймы?
Эсседә эшкә бармасаң ярыймы?

Офиста бик тә эссе, ә кондиционер юк. Шул сәбәпле мин эштән иртәрәк китә аламмы яки “удаленка”га күчә аламмы?

                                        Радмила, Уфа.

   "СанПиНнарда көннәр кызу булганда эш көнен кыскарту турында язылмаган,- ди адвокатАннаАржанникова. - Әмма бу уңайдан Роспотребнадзорның тәкъдимнәребар.

   Әгәр офиста температура 28 градустан артса, хезмәткәрнең эшләрне башкарудан баш тартырга хокукы бар. Әгәр эш урынында температура нормадан артып китсә, эш бирүче эшне туктатып торырга дип игълан бирергә һәм уртача эш хакын түләргә тиеш. Әгәр дә кондиционерлар начальствога бәйле булмаган сәбәпләр аркасында эшләмәсә (мәсәлән, электрны сүндергәндә), түләүләр көнлек окладның 2/3 өлешен тәшкил итәчәк. Закон шулай ук хезмәткәрләргә, әгәр хезмәт килешүендә яки локаль актларда бу мөмкинлек каралган булса читтән торып эшләүгә күчүне тыймый».

Фото: tion.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас