Сәламәтлек
10 июль 2025, 17:25

"Роспотребнадзор" киңәш итә

Әгәр офиста эссе булса, Башкортстан "Роспотребнадзор"ы эш көнен кыскартырга киңәш итә.

"Роспотребнадзор" киңәш итә"Роспотребнадзор" киңәш итә
"Роспотребнадзор" киңәш итә
Әгәр офиста эссе  булса, Башкортстан "Роспотребнадзор"ы эш көнен кыскартырга киңәш итә. Ведомство белдерүенчә, кондиционерлы бинада һава темпуратурасы 24 - 25 градус булырга тиеш.
Бүлмәдә кондиционер булмаган очракта, 28,5 градус эсседә  хезмәткәрләрне эштән - бер сәгать, 29 булганда - 2 сәгать, 30,5 градус булганда 4 сәгать алдан кайтырып җибәрергә кирәк. 32,5 градус булганда хезмәт экстремаль  булып санала. 
Югары температура булганда офис хезмәткәрләре һәр 15 - 20 минут саен тәнәфес ясарга, 10 - 12 минут салкынча урында ял итәргә тиеш.
Эсседә организмга ярдәм итәр өчен су эчү режимын сакларга кирәк.  Һава температурасы 30 градустан һәм аннан артканда, 0,5 литр су эчәргә кирәк (һәр 20 минут саен бер чәшке). Иммунитетны ныгыту өчен күбрәк яшелчә-җимеш ашарга киңәш ителә .
 
Фото: garant.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас