

Өлкәннәрнең сәламәтлекләрен тикшерүгә яңа дәүләт программасы булышачак. Бу инициатива медицина хезмәтләре чикле булган үзәктән ерак яшәүчеләр өчен аеруча файдалы булачак.
Тигез мөмкинлекләр булдыру өчен илнең 82 төбәгендә дә мобиль медицина бригадалары оештырылган. Алар тикшерүләр үткәрүдән тыш, өлкәннәрне дәвалау учреждениеләренә уңайлы шартларда илтеп-алып кайтуны да оештыра. Медучреждение бик ерак булса да, аларны өйдән барып алачаклар һәм табибларга илтәчәкләр. Кайбер чакта төрле торак пунктларыннан берьюлы җидегә кадәр кешене алып баралар. Махсус корылмаларга баетылган транспорт авыру пациентлар уңайлылыгына тулысынча яраклаштырылган. Автомобильләр инвалид коляскалары һәм мөһим медицина корылмалары өчен урыны булган иркен салонлы.
Диспансеризация программасына флюрография, ЭКГ, лаборатор анализлар һәм белгечләр консультацияләре керә. Сәламәтлек белән проблемалары ачыкланган очракта табиблар йә шунда ук дәвалау билгеләячәк, йә өстәмә тикшерүгә җибәрәчәк.
Фото: fotostrana.ru