

Сәламәтлек саклау өлкәсендә искәртү медицинасы бүген төп роль уйный. Чөнки күп чирләрне, аларны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк.
Медицина профилактикасы белән шөгыльләнүче табиблар бүген төрле чирләрне кисәтү белән генә түгел, ә халык сәламәтлеген ныгыту белән дә җитди шөгыльләнә. Аларның эше, аерым пациентларны диагностикалау һәм дәвалау белән турыдан-туры бәйле булмаса да, халык сәламәтлеген тәэмин итү юнәлешендә шулай ук мөһим. Бүген без “Сихәт”кә кунакка 47 елдан артык эш тәҗрибәсенә ия булган билгеле табиб, Республика тире-венерология диспансерының җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау эшен оештыру буенча югары категорияле табибы, югары категорияле табиб-невролог, дерматовенерология буенча дипломлы белгеч, медицина профилактикасы кабинеты табиб-методисты Марат Мансур улы Хәйдаровны чакырдык. Файдалы киңәшләре белән медицина өлкәсендәге гади кешегә аңлашылып бетмәгән күп нәрсәләрне “ярып салучы” да ул. Бүгенге сөйләшү дә күпләр өчен фәһемле булыр дип ышанабыз.
- Марат Мансур улы, кем ул медицина профилактикасы кабинеты табиб-методисты?
-Ул – авыруларны булдырмау һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча чаралар оештыру белән җитди шөгыльләнүче белгеч. Бу белгеч, нигездә, диагнозлар куймый, рецептлар язмый, әмма аның бурычлары җәмгыятьтә авыруларны киметүгә юнәлдерелгән мөһим оештыру чараларын үз эченә ала. Табиб авыруларны иртә стадиядә ачыклау, диспансерлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән шөгыльләнә, башка бик күп программалар буенча эшли һәм гамәлгә кертә.
Халык, гадәттә, табиблар дәвалау белән генә шөгыльләнә дип уйлый, ләкин бу һич тә алай түгел. Профилактика кабинетларында күбрәк сәламәт халык белән эшлиләр.
“Өмет” гәзитен укучы дусларым арасында «Сәламәтлек саклау министрлыгы” сүзтезмәсенең мәгънәсенә тирәнрәк игътибар иткән кеше бармы икән? Чын-чынлап, халык саулыгын саклау – әлеге министрлыкның төп эше-бурычы. Димәк, сәламәт кешеләрне чирләтмичә саклау бүген дә иң мөһим, иң алдынгы бурыч булып кала. Министрлыкның икенче урында торган бурычы – чирлеләргә ярдәм итү, аларны савыктыру өчен көч салу.
- Марат Мансур улы, республикада-илебездә кешеләрнең сәламәтлеген саклау буенча нинди эшләр башкарыла?
-Хөкүмәтебез тарафыннан пациентларны дәвалау оешмаларында профилактика хезмәте каралган. Бу хезмәтнең мөһим эше –чирләрне искәртү белемен җәмәгатьчелек арасында тарату. Әлеге максатка һәр белгеч ставкасына аена, иң ким дигәндә, 4 сәгать вакыт бүленә. Бу эш һәрбер табибка, һәрбер шәфкать туташына йөкләтелә.
Белем тарату, белем бирү туктаусыз бара торган даими процесс. Чөнки яңа буын үсеп тора, мәктәптә, әти-әниләрдән алган белем дә өлешчә онытыла бара. Кайсыбер чирләр дә үзгәрә төшә, аннан яңалары барлыкка килә...
Кеше табигате искиткеч кызыклы бит ул: мәсәлән, күпләр сәламәт булып яшәргә өйрәткәнне һич яратмый, ә “минем тормышка читтән кысылалар бит болар” дип аңлый. “Ни телим – шуны ашыйм, ничек кирәк дип табам, баламны үземчә тәрбиялим”, дип уйларга ярата. Шуңа күрә дә табибларның сәламәтлекне саклау уңаеннан белем бирүләре кайчак үгет-нәсихәткә генә кайтып кала. Бу бик кызганыч, әлбәттә.
Барыбыз да яхшы аңлый: интернетта бик еш кына тикшерелмәгән, бернигә дә нигезләнмәгән киңәшләр килеп чыга. Хәтта дөрес булган очракта да алар, нигездә, я дару сатуга, я түләүле хезмәтләндерүне рекламалауга юнәлтелгән. Ә бит иң кирәкле һәм дөрес юнәлешле киңәшләрне белгеч кенә бирә ала. Чөнки безнең төп максат – гражданнарның гомерен озайту һәм салым түләүчеләрнең саулыгын саҡлау.
-Искәртү белемен таратуның нинди юллары бар?
-Алар күптөрле: мәсәлән, лекцияләр, әңгәмәләшүләр үткәрү, санбюллетень, плакат, баннерлар ясау, мәкаләләр язу, радио һәм телевизор аша чыгыш ясау һ.б. Бүгенге көндә социаль челтәрләр аша кирәкле булган кыска белем тарату да торган саен киңрәк таралу ала бара. Листовка формасындагыларны тарату да бар. Без аларның бөтен төрен дә кулланабыз. Ә инде аерым чирләр буенча күбрәк киңәшләр һәм тирәнрәк белем бирү кирәк булганда “Сәламәтлек дәресләре”н үткәрү отышлы була.
-Һәр белгеч үз профиле буенча эш алып барамы?
- Әлбәттә, профиль искә алына, әмма махсус беркетелгән була алмый. Иң мөһим критерий – проблеманың социаль актуальлеге. Белем тарату ресурсын дөрес куллана белү дә кирәк. Без эшебезне тәү чиратта җәмгыятькә, илебезгә зур хәвеф белән янаган чирләрне тезгенләүгә юнәлтәбез. Мәсәлән, иртә картаю аркасында гомерне кыскарткан чирләр, эчкечелек, тәмәке тарту белән көрәшү, наркотиклар куллануны булдырмау, эшкә сәләтлелекне саклау, венерик чирләрне, СПИДны, тән җәрәхәтләрен булдырмау һ. б. Бөтен дөнья күләмендә хәвеф тудырырга сәләтле башка проблемалар да җитәрлек. Әлбәттә, сирәк очраган чирләр дә тынгысызлык китерә, пропагандада аларга да урын бар.
-Бу эшнең күләмен һәм алынган файданы ничек белергә соң?
-Хөкүмәт оешмасында эшләгән һәр медик бу уңайдан хисап бирә, әлбәттә. Аннан, аларның эшен искәртү кабинетлары да күзәтү астында тота. Эш сыйфатлы булсын өчен әңгәмә, лекция һ.б. әзерләү буенча иң тәҗрибәле медиклардан торган комиссияләр эшләп килә.
-Халыкның сәламәтлеге какшауга китергән нинди төп факторларны әйтер идегез?
Цивилизация китергән күп факторлар–парадигма, димәк, котылгысыз нәрсәләр. Инде алардан саклана алырдайларын истә тотыйк:
* Тәмәке тарта башлауда кеше үзе гаепле, моны үз теләге буенча эшли. Ата-ананың бурычы - акыллы балалар үстерү. Әгәр бала кыек юлга китә икән, димәк ки, без, өлкәннәр, барыбыз да гаепле булып чыгабыз.
* Аракы эчү белән дә шулай. Тагын да барыбыз да гаепле булып чыгабыз.
*Наркотиклар куллану еш кына эшсезлектән килеп чыга, яшүсмернең яхшы дуслар белән аралаша белмәү нәтиҗәсе. Профилактика шелтәгә түгел, тагын да тәрбиягә барып тоташа.
*Җенси авырулардан саклану өчен гомуми белем дә кирәк. Белемле кеше бозыклыклардан тыелучан була.
Сәламәтлегенә зарланмаган кешеләргә дә даими рәвештә чирләр турында язып һәм сөйләп тору кирәк. Югыйсә, кеше, тәмам чирләгәч кенә, үз чиренең сәбәпләре белән кызыксына башлый. Күп очракта инде соң була: күп чирдән кире сәламәтлеккә кайтып булмый, чөнки ул дәвамлы, ягъни хроник чиргә әверелгән була.
Хроник чир кискенләшмәсен өченче чаралар билгеләү – ул икенче урында торган профилактика. Профилактика кабинетлары, нигездә, беренче урында торган профилактика менән шөгылъләнергә тырыша. Ул – чирне төптән, баштан ук булдырмау чаралары.
Ленин бабай һәм Акмулла аксакалыбыз әйтеп калдырган сүзләрнең әһәмияте бик зур: “Укырга, укырга һәм укырга” кирәк. Белемле кешеләр азрәк һәм сирәгрәк чирли, озаграк яши. Бу галимнәр тарафыннан дәлилләнгән факт. Укый –укый кешенең экстраполяция сәләте көчлерәккә әверелә. Без сөйләгән темада экстраполяция – ул бер ясаган нәтиҗәдән чыгып белемне, башка күренешләрне аңлап, үз файдасына куллана белү мәгънәсендә. Мисал итеп азык куллануның бер нечкәлеген әйтеп үтәсе килә. Антибиотик кулланучыларның күбесе аларны озак эчүнең зарарлы булуын белә: чөнки күп антибиотиклар һәм микробларга каршы юнәлтелгән башка төрле дарулар эчәклектәге яхшы, файдалы бактерияләрне дә юк итә. Икенче яклап караганда, хәзер бит айлар, еллар дәвамында кибет шүрлекләрендә бозылмыйча сакланган азыклар бихисап. Аларның күбесенә консервант салынган, шуларның күбесе антибиотикларга тиң, чөнки алар да микробларның үрчүен тыеп тора. Димәк, без шул ризыкларны ашаган вакытта эчәклектә файдалы микробларның микъдары бозыла. Шуннан башланып китә дә инде күп чирләр.
Бер уңайдан шәраблар турында да әйтеп үтү урынлы булыр. Аларның этикеткасын укысагыз, күкерт диоксиды кушылганлыгын күрерсез, ул куе төстәге шәрабларга салына. Күкерт диоксиды да микробларга каршы юнәлтелгән химикат, чөнки шәраб бозылмасын өчен салына. Шуннан һәркем үзе өчен карар кабул итә инде: кибеттәге бу ризыкларны ашаргамы, шәрабларны эчәргәме-юкмы икәнен...
-Тагын да ниләр өстәп әйтер идегез?
-Әлеге юлларны укып чыгучы кешеләргә зур рәхмәт! Беләм: бүген алынган белемегез сезнең аша балаларыгызга, ышанычлы дусларыгызга да барып җитәчәк. Медикларның биргән белеме, үгет-нәсыйхәтләре аркасында, халыкның сәламәтлекге сакланса, нык булса, һичшиксез, илебезнең киләчәге дә якты-уңышлы булыр.
Гөлара Арсланова әңгәмәләште.