Сәламәтлек
28 июнь 2025, 07:38

Пластик үлемгә китерә?

Пластиктагы, уенчыклардагы һәм косметикадагы химикатлар дистәләрчә мең үлем очрагына китергән булырга мөмкин дигән фикергә килгән Америка галимнәре.

Пластик үлемгә китерә?Пластик үлемгә китерә?
Пластик үлемгә китерә?

Пластиктагы, уенчыклардагы һәм косметикадагы химикатлар дистәләрчә мең үлем очрагына китергән булырга мөмкин дигән фикергә килгән Америка галимнәре.

    Составында төрле химик кушылмалар булган әйберләрдән башка көндәлек тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Менә шуны исәпкә алып, зур тикшерүләр үткәрергә алынган да инде галимнәр. Һәм алар чыгарган нәтиҗәләр Америкада гаять зур шау-шу тудырган!

   Фталатлар — фталь кислотасы тозлары һәм эфирлары.Алар сәнәгатьтә пластик эшләнмәләргә йомшаклык, ныклык, сыгылмалылык бирү өчен, атап әйткәндә, азык-төлек контейнерлары ясаганда киң кулланыла.Шулай ук кайбер медицина эшләнмәләрендә, уенчыкларда, шлангларда, косметикада, парфюмериядә һ.б. бар. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: фталатлар тестостеронның тәэсирен киметергә сәләтле, алар ир-ат җенес органнары функциясен көчсезләндерә, хәтта үлемгә дә җиткерергә мөмкиннәр икән. Гроссманмедицинамәктәбегалимнәре шулай ук фталатларның йөрәк—кан тамырлары авыруларыннан үлүгә китерү мөмкинлеге хакында да искәртә. Галимнәрбәяләвенчә, массакүләмкулланутоварларынҗитештерүдәфталатлар куллануел саен 93-107 мең өлкән яшьтәге америкалыларның үлеменә китерә.Бу югалтулардан икътисади зыян 40тан 47 миллиарддолларга кадәртәшкилитә.

«Бу тикшеренү пластмассаларның кеше организмына йогынтысы турындагы дәлилләрне тулыландыра һәм пластмассаларны куллануны киметү яки кулланудан баш тарту өчен нигез бирә», — ди галимнәр.

Фото: freepik.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас