Сәламәтлек
25 июнь 2025, 14:36

Яшәүгә кайтара торган урын

Медицина хезмәткәре көне алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров “Юматово” шифаханәсе директоры Андрей Степковка “БРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирде.

Яшәүгә кайтара торган урынЯшәүгә кайтара торган урын
Яшәүгә кайтара торган урын

    Медицина хезмәткәре көне алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров “Юматово” шифаханәсе директоры Андрей Степковка “БРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирде.

   Сезнең игътибарга Башкортстанның әйдәп баручы шифаханәләренең берсе булган һәм ел саен 10 меңнән артык кеше үзенең сәламәтлеген яхшырткан учреждениенең директоры белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

   - Сез «Юматово» шифаханәсен 2016 елдан бирле җитәклисез. Узган тугыз елда үзегезнең төп казанышыгыз дип нәрсәне саныйсыз?

   - Мин «Юматово»га килгәндә, безнең алда Башкортстанның иң борынгы һәм хөрмәтле шифаханәләренең берсе статусын саклап калу һәм сервисны күтәрү һәм медицина хезмәте күрсәтүне яңа дәрәҗәгә күтәрү бурычы тора иде.Шулай ук аны заманча һәм кунаклар өчен уңайлы итү бурычы торды.Һәм бүген тулы ышанычбеләнәйтәалам: без моңа ирештек.Тулылану 98% какадәр арткан, һәм бу гади сан гына түгел, аның артында безгә үз сәламәтлекләрен ышанып тапшырган меңнәрчә кешеләр тора.Әмма иң мөһиме – без коллективны саклап кала алдык.Безнең күп кенә табиблар, шәфкать туташлары, администраторларбиредә дистәләрчә еллар эшлиһәм алар кунаклар өчен «йорт»дип атаган атмосфераны тудыра.

   - "Юматово"— гасырлык тарихы булган кымыз белән дәвалау ысулы белән дан тота. Сез бүген бу юнәлешне ничек үстерәсез?

   - Кымыз – безнең горурлыгыбыз. Бу милли традиция генә түгел, ә сәламәтләндерү өчен куәтле табигый дәва да. 2023 елда без җитештерү цехын тулысынча яңадан җиһазландырдык: хәзер монда эчемлекнең барлык файдалы үзлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар урнаштырылды. Сөтне 100 чакрым радиуста урнашкан фермер хуҗалыкларыннан сатып алабыз. Бездә шифалы продуктны киптерү җайланмасы бар, шуңа күрә кымызны җәй көне генә түгел, ел әйләнәсе кабул итәргә була. Хәзер яңа җайланма сатып алу һәм кымыз җитештерүне көнгә 700 литрга кадәр арттыру планлаштырыла. Әгәр элек кымыз, нигездә, үпкә һәм ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау белән генә ассоциацияләнгән булса, бүген аны тернәкләндерү, иммунотерапия программаларына, хәтта anti-age (картаюга каршы) программаларына да кертәләр.

    Безгә Русиянең төрле почмакларыннан кешеләр килә һәм күпләр нәкъ менә шушы уникаль продукт хакына кабат-кабат кайтырга әзер булуларын әйтә.

   - Шифаханәне реконструкцияләү – масштаблы проект. Сез нәрсәдән башладыгыз?

   - Беренче эш итеп без номерларга тотындык – чөнки кунаклар күпчелек вакытларын нәкъ анда үткәрәләр. Совет ремонты булган иске корпусларны күз алдына китерегез әле.Бүгенбу инде якты, иркен бүлмәләр, бездә шулай ук сыйфатлы җиһазлар һәм детальләргә зур игътибар бирелә. Икенче корпуста номерларстудиярәвешендәэшләнгән, зур пыялалы һәм җылытылган лоджияләр ял итүчеләргә бик ошый. Шулай ук биналарның фасадлары тәртипкә китерелгән, кондиционерлар урнаштырылган, икенче спелеокамера җиһазландырылган.

   Су белән дәвалау йортыназуригътибарбирелде: ул 2016 елга тәмамланмаган иде әле.Җитдитөзелешкомпанияләренҗәлепитәргә туры килде. Барлык эшләрфәкать шифаханәакчасынабашкарылды. Без бальнеотерапия өчен яңа җиһазлар сатып алдык, процедуралар исемлеген киңәйттек.Һәмболарныңбарысы да тышкыинвестицияләрҗәлепитмичә генә башкарылды. Җиңелбулмады, әмма без, әгәр конкурентлыкка сәләтле булып калырга теләсәк, реновацияне кичектерергә ярамый икәнен аңлыйидек.

   - Шифаханә-курорт өлкәсендә күп нәрсә кешеләрдән тора. Сезнең командада кемнәр эшли?

   - Бездә зур тәҗрибәгәиятабибларэшли – аларның кайсыберләре90нчы еллардаук эшли башлаганһәм«Юматово»ны биш бармагы кебек белә.Әмма шул ук вакытта без даими рәвештә өйрәнәбез: яңа методикалар кертәбез, хезмәткәрләрне стажировкаларга җибәрәбез. Шифаханәдәмультидисциплинартернәкләндерү командасыбулдырылган, аңа табиблар: реабилитолог, невролог, терапевт, физиотерапевт, хирург, онколог, психотерапевт, шулай ук ЛФК инструкторлары һәм шәфкать туташлары керә.

   Кунакчыллыкиндустриясендәкешефакторы төп факторбулып тора.Бигрәк тә үзебезнең онкореабилитация бүлеге белән горурланам.Без аны 2020 елның октябрендә ачканда, күпләр “булдыраалырбызмы” дип шиккә калды. Ә бүгенбиредәсөтбизеяман шешеннәнсоң хатын-кызлар тернәкләнәһәм аларның тернәкләнү тарихлары – иң яхшы бүләк. Шул вакыт эчендә бүлектә әлеге диагноз белән 1520 пациент дәваланган. Узганелбу проект«Шифаханә» Бөтенрусия тармак форумында алтын медаль алды. Бүген дә буюнәлешнеүстерүнедәвам итәбез: Мәскәү хәйрия фондларын җәлеп итәбез, алар безгә бөтен Русиядән пациентлар җибәрә.

    -Сезнеңчә, кунаклар барыннан да бигрәк нәрсәне ошата?

   - Кешеләр монда процедуралар өчен генә килми, алар өчен биредәге мохит мөһим. Безнең табигатебез искиткеч – нарат урманы, саф һава. Уфадан нибары 40 минут юл үтәсең һәм син, әйтерсең, башка дөньяга эләгәсең! Һәм инде, әлбәттә, иң мөһиме — синең турында чыннан да кайгырталар дигән хис тою кирәк кешегә. Табибка визит ул бездә формаль нәрсә генә түгел,ә тулыканлы консультация дә. Хәтта безнең ашханәдә дә «ашаталар» гына түгел, ә кирәк булса, шәхсән меню да төзиләр. Гомумиләштереп әйткәндә, төп өстенлекләр – урнашкан урыныбыз, яхшы транспорт файдалану мөмкинлеге һәм консерватив, еллар дәвамында тикшерелгән савыктыру ысуллары.

   - Шушы еллар эчендә шифаханә территориясе бик нык үзгәрде. Кунакларга нинди үзгәрешләр аеруча ошады?

   - Беләсезме, элек биредә озын-озак төзелгән ярым җимерек бина бар иде, ул бөтен кыяфәтне боза иде. Без аны сүттек һәм буа һәм фонтанлы ял итү зонасы төзедек. Хәзер бу урын – фотога төшү өчен иң популяр урыннарның берсе. Тагын да без «Сәламәтлек сукмагы» булдырдык — ягъни, урман тирәсендә җәяүләп йөрү маршруты. Кичләрен фонтан янында кунаклар еш җыела, кемдер кулына гитара ала һәм шундый кич күңелле утырулар җанга шифа бирә.

    Шулай ук күрсәткечләркуелганбарлык терренкурюлларторгызылды, ял итү өчен күп урыннар барлыкка килде: беседкалар, мангаль зонасы һ.б. Шифаханәтерриториясендәбик күп чәчәк түтәлләреүсә, розарийга сокланып туймаслык.Ел саен парк зонасында 200 гә якын агач утыртыла.

   - Киләчәккә нинди планнар корасыз?

   - Хәзерузгангасырның70нче елларындатөзелгәнкорпусларның түбәләренремонтлауөчен акчаэзлибез. Бассейн, тренажер залы һәм прокат пункты булган үзебезнең физкультура-сәламәтләндерү комплексы турында хыялланабыз.Әтагын медицинатуризмынүстерергәтелибез. Безнең онкореабилитациятәҗрибәбезшуныкүрсәтте: “Юматово" Башкортстанда яшәүчеләргә генә түгел, башка төбәкләрдән һәм хәтта илләрдән килгән кунакларга да кызыклы булырга мөмкин.

   - Сезнең өчен «Юматово» нәрсә ул?

   - Бу аерым энергетикалы урын. Кешеләрнең бездән ныгынып, яхшы кәеф белән өйләренә кайтып китүләрен күргәч, эшебезнең юкка гына түгеллеген аңлыйсың. Без шифаханә генә түгел, ә кешеләрне яшәүгә кайтара да торган урын.  

Фото: ufimnivy.ru    

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас