

Әгәр дә көненә ун мең адым йөрсәң, сәламәт буласың һәм озаграк яшисең дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Аз йөргән кешеләр бу хакта уйланып, кайгыра хәтта...
Ләкин“көн саен ун мең адым атлау кирәк” дигән сүзләр һич тә дөрес түгел икән! Яңа тикшерүләр үткәргәннән соң галимнәр күп йөреп, организмны артык талчыктыруның кирәге юк дигән фикергә килгән.
Әлбәттә, җәяү йөрү бик файдалы. Шул ук вакытта белгечләр: “артык көчергәнеш бирү файдага түгел”,- дигән сүзләрне торган саен ешрак кабатлый. Гарвард медицина мәктәбе галимнәре, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авыруларын “йөгәнләү” өчен көненә 4,4 мең адым җәяү атлау да җитә дигән фикергә килгән.
Фото: nlkg.kg