Сәламәтлек
15 июнь 2025, 07:39

Канны токсиннардан чистарта торган продуктлар

Каннан токсиннар чыгару буенча беренче урында яшелчәләр тора икән.

Канны токсиннардан чистарта торган продуктларКанны токсиннардан чистарта торган продуктлар
Канны токсиннардан чистарта торган продуктлар

Кан үзе табигый рәвештә бавыр, бөер һәм лимфа системасы аша чистартыла, әмма бу органнарның сәламәтлеген саклый торган продуктлар белән туклану аеруча файдалы. Бу хакта  белгеч Ирина Лялина сөйләде.

Биолог сөйләгәнчә, организмны детоксикацияләүгә ярдәм итә торган продуктлар арасында беренче урында яшелчәләр тора. Мәсәлән, чөгендер бавырга ярдәм итә, канны яхшырта, ә брокколи исә бавырны детоксикацияләү өчен ферментларны стимуллаштыра. Шпинат һәм башка яфраклы яшелчәләр хлорофиллга бай, ул токсиннарны чыгарырга булыша, ди ул. Ә сарымсакта күкерт бар, ул бавыр һәм иммун системасы функцияләрен тәэмин итә, дип ачыклык кертте ул.

"Җиләк-җимешләр дә: алма, мүк җиләге, кара карлыган, кура җиләге, лимон да файдалы. Пектин эчәклектәге токсиннарны арынырга ярдәм итә, ә антиоксидантлар кан тамырларының торышын яхшырта һәм күзәнәкләрне оксидлашудан саклый. Бөртеклеләрдән һәм орлыклардан ашказаны-эчәк системасын йомшак кына чистарта һәм бавырга йөкләнешне киметә — солы (бигрәк тә солы киселе рәвешендә), ә җитен орлыгы, Омега-3 һәм клетчатка чыганагы буларак, токсиннарны чыгарырга ярдәм итә", — диде Лялина.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: nii-onco.ru.

Канны токсиннардан чистарта торган продуктлар
Канны токсиннардан чистарта торган продуктлар
Автор:
Читайте нас