

Бу бәйрәм елга бер тапкыр гына, ә калган көннәрдә медицина хезмәткәрләренә кешеләрнең сәламәтлек сагында торырга, еш кына аларның гомере өчен көрәшергә туры килә. Чакмагыш районы халкының сәламәтлеге сагында 40 ел торган шәфкать туташы, «Хезмәт ветераны» медале иясе Айгөл Нәфыйкова турында язып үтәсебез килә.
Бүздәк районының Канлы-Төркәй авылында туып, Чакмагышның Яңа Каръяуды авылында үскән ул. Туймазы медицина училищесын тәмамлап, иң башта Иглин районында хезмәт юлын башлаган. Аннан соң бар гомерен, хаклы ялга чыкканчы Чакмагыш үзәк хастаханәсенең иң тәүдә балалар бүлегендә, арытаба дәваханәдә эшләгән.
Гомере буена изгелекле һөнәр иясе булган Айгөл Нәфыйковага әлеге көндә дә, күрше-күләмнәре, дус-туганнары чирләп китсә дә мөрәҗәгать итә. Ә ул, Гиппократ антына тугры калган зат буларак, берсенең дә үтенечен инкярь итмичә, ярдәм кулын суза.
Айгөл Әхмәтзәки кызы — һәркемгә үрнәк булырлык, чакмагышлылар тарафыннан хөрмәт казанган абруйлы шәхес. Бүгенгесе көнне ул улы һәм кызы гаиләләре хөрмәтендә, оныклар шатлыкларын уртаклашып игелекле гомер йомгагын сүтә.
Чакмагыш үзәк дәваханәсендә хезмәт куйган коллегалары белән дә элемтәләрен өзми ул. Ә Чакмагышта булган һәр яңарышка, матур күренешләргә, сөенечле хәбәрләргә куанып гомер итә. Ә инде Айгөл апаның кызы - поликлиниканың процедуралар кабинетында мактаулы хезмәт куйган Гүзәл Вәдүт кызының сәламәтлек саклау тармагында гомуми эш стажы - 30 елдан артык.
"Бүген сәламәтлек саклау системасында күп нәрсә үзгәрә – дәвалау учреждениеләребезнең базасы яхшыра, табибларга һәм шәфкать туташларына һөнәри яктан үсү өчен яңа мөмкинлекләр ачылуына да ихластан куанабыз. Бу медицина хезмәткәрләренә тагын да зуррак нәтиҗәлелек белән эшләргә мөмкинлек бирә. Бәйрәмебез уңаеннан алны-ялны белми эшләүче Чакмагыш үзәк хастаханәсе коллективын, ветераннарыбызны ихластан котлыйм. Тормышларын кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган ак халатлы медицина хезмәткәрләренең үзләренә дә ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете һәм тыныч тормыш телим", — ди Айгөл Әхмәтзәки кызы.