

Беренче чиратта, караңгы төстәге кием урынына табигый тукымалардан ачык төстәгене кияргә, кояштан саклый торган күзлек һәм баш киемнәре хакында онытмау зарур.
Эсседә билгеле бер диета да тоту мотлак: күбрәк сыеклык, мәсәлән, су, морс, чәй һәм майлы булмаган әче сөтле эчемлекләр эчәргә, җиләк-җимеш, балык һәм диңгез ризыклары ашарга киңәш итә белгечләр. Һәм шулай ук майлы ризык, газировка һәм алкоголь кулланмаска кушалар.
Физик йөкләнешне чикләргә, көн дәвамында салкын душ керергә кирәк. Автомашинада китеп барсагыз, битегезгә термаль сиптерегез: ул битне дымландыра һәм суыта.
Фото: «Башинформ».