

Владимир Путин Уфадагы кардиоүзәкнең яңа хирургия корпусы эшенә старт бирде. Бу уңайдан экспертлар һәм табиблар нинди фикердә?
Римма Үтәшева, Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстанның атказанган табибы:
“Кардиохирургия – кешеләр өчен бик кирәкле һәм ихтыяҗ булган юнәлеш. Яңа хирургия комплексы – республикада иң җиһазландырылган медицина объекты, димәк, безнең табиблар тагын да күбрәк гомерләрне саклап калачак”.
Валентин Павлов, БДМУ ректоры, Русия фәннәр академиясе академигы:
“Кардиохирургия хезмәтенең мондый масштаблы үсеше халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне сизелерлек яхшыртачак. Сәламәтлек саклауның тотрыклы системасы – гражданнарның демографик үсешенең һәм иминлегенең нигезе”.
Гөлнур Колсарина, “Ватанны саклаучылар” фонды җитәкчесе:
“Техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазландырылган комплекс гомер өчен мөһим операцияләргә чиратны киметергә мөмкинлек бирәчәк, бу хәрби хәрәкәтләр ветераннары, МХОда катнашучылар һәм аларның якыннары өчен аеруча мөһим”.
Вил Тимербулатов, медицина фәннәре докторы, профессор:
“Йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм алардан үлем очраклары – ил буенча беренче урында. Хәзер кешеләр югары технологияле, махсус ярдәм алу мөмкинлегенә ия. Безнең кардиодиспансер Русиядә иң яхшылар унлыгында булды, ә хәзер бишлегә якынлашачак”.
Арсен Шәяхмәтов, политолог:
“Яңа корпус медицина хезмәтләре базарында төбәкнең сизелерлек өстенлеге булачак. Башкортстан бүген күз хирургиясендә, онкологияне дәвалауда һәм реабилитациядә көчле".
Наталия Латыйпова, Фәнни-мәгариф үзәгенең идарәче компаниясе директоры:
“Аның җиһазлары дөнья стандартларына туры килә, бу илнең әйдәүче клиникалары дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк”.
Сергей Семенов, политолог:
“Федераль әһәмиятле объектлар төзелешенең беренчел звено үсеше белән шулай бергә алып барылуы – күбәйтергә кирәк булган модель”.
Исегезгә төшерәбез, кардиоүзәк төзелешенә республика бюджетыннан 10,7 миллисард сум бүленде. Бу – 35 мең квадрат мәйданлы ун катлы бина, анда заманча югары технологияле корылмалар белән җиһазланган ун операция бүлмәсе урнашкан.
Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, кардиоүзәк йөрәк-кан тамырлары авыруларына ярдәм күрсәтү циклының йомгаклау этабы булып тора.