

Вологда өлкәсендә бик тә бәхәсле эксперимент үткәрәләр: табиблар һәм пациентларның барлык сөйләшүләрен язып алалар.
Эш шунда, бер айдан артык инде биредә врачларның һәм пациентларның барлык сөйләшүләрен язып баралар икән. Моның өчен һәр медицина хезмәткәренең халатына махсус тыңлый торган бейдж беркетелгән. Яңалыкның максаты шунда – персонал ягыннан да, авырулар ягыннан да тупаслыкны бетерү.
Компаниянең нәтиҗәсен көчәйтү өчен медицина хезмәткәрләре өчен Этика кодексы кебеграк методиканы да эшләгәннәр. Әйтик, табибларга пациентлар белән аралашканда "бу сезнең проблема", "бездән тормый", "сез нәрсәнедер бутыйсыз", "яшь кеше", "хатын-кыз", "утырыгыз", "торыгыз", "барыгыз инде", "туктагыз", "җитәр", "авырмагыз" һәм башка сүзтезмәләрдән качарга киңәш итәләр. Тагын табибларга "агрессия, янау һәм ярсу күрсәтмичә әдәпле генә исәнләшергә һәм саубуллашырга" тәкъдим иткәннәр.
Вологда өлкәсен, әлбәттә, илдә медицина учреждениеләре арасында тупаслык буенча лидер дип әйтеп булмый. Биредә хәлләр якынча башка шәһәрләрдәге кебек үк, тик табиб һәм пациент аралашкан вакытта артык кызып китү очраклары әледән-әле килеп чыга, шуңа күрә хакимият хастаханәләрдә һәм поликлиникалардагы хәлләрне "сәламәтләндерергә" карар кылган. Вологда өлкәсенең Сәламәтлек саклау министры Николай Гонтюрев сүзләренчә, язу җайланмаларын тәүлек эчендә иң күп санда пациентлар уза торган урыннарда кулланырга карар кылганнар.
Әлегә егерме аудиобейдж биш учреждениедә кулланыла, шул исәптән Вологданың 1, 3 һәм 4 нче поликлиникаларында да. "Әйе, проектны эшләтеп җибәргәннән бирле аралашуда тупаслык һәм корректсызлык сизелерлек кимеде", - дип җавап бирәләр төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында.
Киләчәктә өлкәдәге барлык поликлиникаларга һәм стоматологияләргә бу башлангычны җәелдерү өчен тагын да күбрәк аудиоҗайланмалар сатып алырга карар кылганнар.
Фото: rg.ru ий