

Билгеле табиб гомерне өзәргә сәләтле гадәтләрне атады.
Күп кенә авырулар башлануда, шулай ук вакытыннан алда картаюда һәм иртә үлүдә үзебезнең яшәү рәвеше гаепле.
“Барыннан да элек, артык гәүдә авырлыгы барлыкка килүдән сакланырга кирәк”,- дип саный медицина фәннәре кандидаты, хирург һәм онкоуролог Марк Гадзиян. Аның сүзләренчә, нәкъ менә симерү организмдагы иң куркыныч процессларны башлап җибәрә.
Монда кешенең кичен ничек туклануы һәм йоклавы зур роль уйный
икән. Мәсәлән, төнге ялга дөрес әзерләнү дә мөһим. Сәламәтлек өчен тәүлегенә 7-9 сәгать йокы туйдырырга кирәклеген һәркем белә. Әмма режим бозуның начар нәтиҗәләре турында күпләр белми. " Даими рәвештә төн уртасыннан соң йокыга китү эчәклекнең эшен һәм гормональ регуляцияне боза, - ди табиб.- Вакыт узу белән бу матдәләр алмашы бозылуга һәм артык авырлык җыюга китерә”.
Фото: mypsyhealth.ru