

Быел Башкортстанның “Сәламәтлек поездлары” табиблары республиканың ерак почмакларында яшәүчеләрдә беренче тапкыр 3,9 меңгә якын чир ачыклаган.
Белгечләр 55,5 меңгә якын пациентны кабул иткән, 12,7 мең тирәсе тикшерү уздырган.
“958 кешенең канында – глюкоза дәрәҗәсе, 1499 кешедә – холестерин, 2183енең кан басымы югары булган, 2068 кешенең тән авырлыгы артык икәнлеге ачыкланган. 991 пациентта – артериаль кан басымы күтәрелү белән бәйле авыруларга, 60 кешедә – яман шешкә, 174 кешедә – шикәр чиренә, 2сендә туберкулезга шик куелган”, – диләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында. Диагнозларны ачыклау өчен барысы да республиканың медицина учреждениеләренә ныклы тикшерү үтәргә җибәрелгән, дәвалау билгеләнгән.
Әйткәндәй, ел саен июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәре көне билгеләнә. Быел ул 15нче июньгә туры килә.
Тормышын медицина белән бәйләгәннәрнең һәммәсенә авыр эшләрендә сәламәтлек, көч һәм сабырлык телибез.