

Балаларның төнлә белән бәвелләрен тота алмавы – киң таралган очрак. 2 яшьләр чамасындагы сабый көндез горшок сорый башлый, ә 3 яшьләр тирәсендә, бәвел бүлеп чыгару вакыты җиткәч, ул төнлә уяна...
Нәкъ менә баласының (оныкларының) төнлә астын юешләве һәм күпме дарулар эчеп тә файдасын күрмәүләре турында, шулай ук әлеге мәсьәләдә белгеч ярдәме күрсәтүне сорап редакциябезгә соңгы бер ай эчендә генә өч хат (!) килде.
Бу проблема шул дәрәҗәдә үк актуальме һәм аның белән җәфаланучы балага һәм аның якыннарына ничек ярдәм итәргә? Менә шушы һ.б. сораулар белән без югары категорияле невролог, медицина фәннәре кандидаты, ультратавыш диагностикасы табибы, БРның Сәламәтлек саклау отличнигы Рөстәм Нуриәхмәт улы Яппаровка мөрәҗәгать иттек.
-Рөстәм Нуриәхмәтович, нәрсә ул энурез?
-Энурез – ул йокы вакытында сидекне тота алмау һәм балалык һәм яшьүсмерлек чорында бәвел бүлеп чыгару системасы эшчәнлеге бозылуның иң еш очраган төрләреннән берсе.
Әгәр дә бала 3 яшьтән соң да урын-җирне юешли икән, бу инде зур проблема килеп туган дигән сүз. Ул баланың үзен генә түгел, ә гаиләдәге һәркемне зур борчуга сала. Моны хәл итү өчен ата-ана кемгә генә барырга да, теләсә күпме акчалар сарыф итәргә дә әзер була.
Тикшерелгән мәгълүматлар шуны дәлилли: бу чирнең таралуы биш яшьлек балалар арсында уртача 15-20 процент тәшкил итә. Аннан инде ешлыгы сизелерлек кими башлый, ләкин...бүген хәтта өлкәннәр арасында да энурез белән авыручылар саны 2 процент тәшкил итә. Әйткәндәй, малайлар арасында бу чир, кызларга караганда, ике тапкырга ешрак очрый.
-Ул нәселгә бәйле булырга да мөмкинме?
-Әйе, еш кына чир нәселдән күчә.
-Кечкенә балалары булган әти-әниләргә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
-Нормаль үсүче балаларда сидек куыгының бушавын контрольдә тоту сәләте гомернең икенче елында барлыкка килә: башта – көндез, аннан – төнлә. 3-4 яшьтәге бала инде үзенең бәвелен тулысынча контрольдә тотарга, сидек куыгын бушата белергә тиеш һәм табигый чакыру буенча гына түгел, ә әнисенең үтенече буенча да.
Биш яшьтән соң даими рәвештә бәвелне тота алмау патологик хәл дип санала: димәк, инде баланы игътибар белән тикшерү һәм, әгәр кирәк икән, дәвалау таләп ителә. Әлеге диагнозны балага биш яшьтән куярга була.
Энурез белән авыручы бала белән беренче эш итеп участок педиатрына, балалар урологына, неврологка, психоневрологка яки мәктәп табибына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-Күпләр моны баланың әле кечкенә булуына сылтап табибка баруны сузып килә. “Үскәч үтәр әле”,- дигән фикерне дә ишетергә мөмкин...
-Энурезны дәвалауны соңга калдырырга ярамый. Ни өчен дәвалау кирәк, дисезме? Чөнки, беренчедән, төнләбәвелен тота алмау бала өчен бик газаплы булырга мөмкин. Икенчедән, бу хәл активлык һәм игътибар бозылурәвешендә дә чагылырга мөмкин. Өченчедән, бала социумнан төшеп кала һәм торган саен үз эченә ныграк бикләнә, башкалардан читләшә бара. Шулай ук бәвел тота алмау бәласе баланың йокы сыйфатын да киметә, нәтиҗәдә, аның мәктәптә өлгереше начарая. Аеруча борчуга салганы: баланың үзен башкалардан ким итеп тоя башлавы бар. Энурез шулай ук психологик стресска яки психик тайпылышларга (борчылу, депрессия һ. б.) китерергә мөмкин.
-Бу чирне дәвалау авыр биреләме һәм бу мөмкинме? Нинди ысуллар кулланыла?
-Белгечләр бу юнәлештә медикаментоз булмаган һәм медикаментоз ысулларны куллана. Дәвалауның беренче этабы – медикаментоз булмаган ысуллар. Әгәр инде аларның нәтиҗәсе канәгатьләнү китермәсә, икенче этапка - фармакологик чаралар (дару препаратлары) куллануга күчәләр.
Медикаментоз булмаган терапия когнитив ысуллар системасын үз эченә ала. Бу этапта төп ярдәм гаиләгә һәм баланың үзенә сидек куыгы эшчәнлеге турында анык мәгълүмат бирүдән гыйбарәт. Гаиләнең барлык әгъзаларыда «юеш урын»дабаланың гаебе булмавы, энурез белән бу дөньяда бер ул гына газапланмавы һәм дәвалау эшендә табиб киңәшләрен бар гаилә әгъзалары белән бергәләп үтәү кирәклеген белергә тиеш.
Табибиң беренче эш итеп баланың сыеклык эчүрежимытөгәл үтәлүен таләп итәргә тиеш.Эчәр сыеклыкны кабул итүне көн дәвамына тигез бүлеп, кичке вакытта инде чикләнерлек итеп оештырырга кирәк.Кичке ашны19 сәгатьтән соңга калдырмаска киңәш ителәҺәм ул шул ук вакытта артык нык майлы һәм туклыклы булмаска,балада сусау хисе тудырмаска тиеш.
Дөрес,бу тәкъдимнәрбаланың хәрәкәтчәнлегенә карап, аның спорт активлыгын исәпкә алып бирелә.Кичбелән тыныч уеннар, китап уку тәкъдим ителә, ә менә компьютерда уйнау кирәкмәс.
-Бүген интернетта нәрсәгә генә өйрәтмиләр: хәтта чүлмәктә утырырга да...
-Бу дөрес тә, балага һәм ата - аналарга сидек куыгын ничек дөрес бушатырга кирәклеген аңлатырга кирәк. Мәсәлән, әгәр бала унитаз яки чүлмәккә утырып бушанса, ул аның уртасында утырырга, аякларын аерып куярга, үкчәләре идәнгә яки аяклар өчен махсус эскәмиягә терәтергә тиеш. Бәвелдән дөрес итеп бушанырга өйрәтү бик-бик мөһим!
Шулай ук бөер һәм сидек куыгы функцияләрен активлаштыру һәм организмга комплекслы йогынты ясау ысуллары да бар. Дәвалауны башлар алдыннан, балада бөер һәм сидек юлларының ялкынсыну авырулары, шулай ук умырткалыкның сөяк патологиясен булу-булмавын тикшерергә кирәк (чөнки бу очракларда бөтенләй башкача дәвалау таләп ителә).
Көнчыгыш медицинасы вәкилләре фикеренчә, энурезның сәбәбе – бөерләр һәм сидек куыгы эшчәнлеге какшаудан гыйбарәт. Нормада бу органнар 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр актив эшли. Бәвел бүленүнең төнгесәгатьләргәкүчүеисә организмда җылылык энергиясенең җитәрлек күләмдә булмавы һәм шул сәбәпле аларның эшчәнлеге какшавы турында сөйли.
Барыбыз да яхшы белә: җылылык җитмәгәндә-өшегәндә, кешебәдрәфкә ешрак йөри.
-Ул җылылыкны ничек табарга соң? Бу бит җылы киенүгә генә кайтып калмыйдыр?
-Энергиянеңтөпчыганагы – туклану. Традицион Кытай медицинасында ризыкларны салкын, салкынча, нейтраль, җылы һәм кайнар ризыкларга бүлүләре хакында ишеткәнегез бардыр.Көнчыгыштабибларыәлегә кадәр бу классификациядән файдалана һәм, авыруның халәтеннән чыгып, аңа тиешле диета билгели. Бу система нигезендә салкын ризыкларга помидор, кыяр, әфлисун, карбыз, банан, кавын, гөмбә, тоз керә. Салкыннарга – ипи, карабодай, арпа, торма, баклажан, шпинат, груша. Нейтральләргә - сыер ите, сөт, шикәр, борчак, фасоль, соя, дөге, бәрәңге, суган, кәбестә, кукуруз, виноград, балык керә. Җылыларга – сарык ите, тавык ите, кәҗә сөте, петрушка, сарымсак, кабак, абрикос, персик, чия, әстерхан чикләвеге, имбир. Кайнарларга исәгорчица, борыч керә. Энурез белән авыручы баланың рационында салкын һәм салкынча ризыкларны, ә инде 19 сәгатьтән соң сыеклык куллануны да чикләүмөһим.
Көн дәвамында организмның «биологик чайкалуын» үткәрү мөһим: иртән матдәләр алмашыну процессын активлаштырырга, ә кичен, киресенчә, тоткарларга тырышырга кирәк. Моның өчен, мәсәлән, иртән балага аллергия реакциясе тудырмый торган теләсә нинди адаптогенны - алсу родиола («алтын тамыр») яки элеутерококк яки левзея төнәтмәсен – бер яшькә 1 тамчы исәбеннән – бирергә кирәк. Йокларга бер сәгать кала балага үсемлекләрдән ясалган җиңелчә тынычландыра торган дару, мәсәлән, сукыр кычыткан яки валериана төнәтмәсе (балага ничә яшь булса, шулкадәр тамчы) бирегез. Курс 3 атнага кадәр дәвам итә. Көндез, ике атна дәвамында, көнгә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирек стакан амарант төнәтмәсен эчерергә киңәш ителә.
Төнәтмәне болай әзерлиләр: 1 аш кашыгы вакланган орлыклы ботакчыкны салып, шуның өстенә бер стакан кайнар су салырга, 15 минут су мунчасында тотарга, суытырга һәм сөзәргә кирәк.
Аннары алты көн дәвамында, төшке ашкакадәр 15 минут кала, балага плантаглюцид (чирек стакан җылысуга 0,5 чәйкашыгы) һәм чирек стакан чамасы – кырнаратбашы, нарат җиләге яфрагы яки турак утының (толокнянка) сыек көна төнәтмәсен бирегез (төнәтмәне үлән этикеткасында күрсәтелгәннән ике тапкыр кимрәк салып әзерләгез).
Тагын да бер нәтиҗәле ысул: сидек куыгы тирәсен җылыту өчен, трусикларның алгы ягына өчпочмак формасындагы йон чүпрәк тегәргә кирәк. Мондый трусикны, балага кидергәнче, йорт (бәбкә) үләне кайнатмасына тоз салып (бер стаканга 1 аш кашыгы тоз алына) чылаталар һәм киптерәләр. Әгәр санап үтелгән киңәшләрне даими үтәсәң, сидек системасы функциясе нормальләшә, ә сидек куыгы шулкадәр ныгый ки, ул сидекне төн буе тотып тора алачак.
-Бәвелен тота алмаган балалар тәрбияләүче әти-әниләргә нинди киңәш бирер идегез?
-Беренче чиратта, ата-ана үзләренә игътибарны арттырырга тиеш.Бу чиргә ешрак гел ашыгучы, кабаланучы, тиз кызып китүчән кешеләрнең балалары дучар була, дип искәртә безне статистика мәгълүматлары. Шунлыктан, нарасыйны дәвалаганчы башта ата-анага үзләрен җайга китерергә кирәктер. Чөнки гаилә башлыкларының күп гадәтләре дә, чирләре дә балага күчүчән була.
Рамка
Сабый организмы, гадәттә, төнлә ике тапкыр бәвел бүлеп чыгара. Кайсыберәүләре, йокыга китеп, 1-2 сәгать үткәч, икенче берәүләр исә таң алдыннан. Бу вакытта бала хәтта уянмаска да мөмкин.
Халык медицинасы бу очракта бал белән файдаланырга киңәш итә. Чөнки ул организмдагы суны чыгармыйча тотып тора ала. Балның тагын да бер файдалы үзенчәлеге бар – ул кешене тынычландыра. Шулай ук ашказаны һәм эчәккә уңай тәэсир итә. Бал кеше организмы өчен кирәкле витаминнарга, микроэлементларга, аминокислотага, шикәргә бай.
Балага күпме бал бирергә икәнен әти-әни үзе чамалый. Әйтик, бер чәй кашыгы яки күбрәк-азрак бирергә була.
Гөлара Арсланова.