

Хәзерге вакытта ябыгу, шулай ук вегетарианнарча туклану модада.
Тик менә, тикшеренүләр күрсәткәнчә, озак еллар дәвамында ит ашамау, яшелчә һәм сөт ризыкларь белән генә туклану иммун сис-темасын нык какшата, ди галимнәр.
Итне вакытлыча кулланмаучылар үзләре белә: баштарак көч арта, кәеф күтәрелеп китә, бөтен тәндә җиңеллек тоясың. Диетологлар аңлатуынча, организм шулай итеп артык тупланган терлек майларыннан арына. Әмма тора-бара алар җитешми башлый. Чөнки ит аша кергән аксым кеше организмы өчен иң-иң әһәмиятлесе икән. Ул адәм баласына аеруча җитлегү, үсеш чорында кирәк. Шуңа күрә дә белгечләр балаларга вегетарианлык белән мавыгуны гаять зыянлы дип саный.
Фото: 7dach.ru