

✔Сәламәтлекне саклау – тәмәке тартудан баш тарту йөрәк һәм үпкә эшчәнлеген яхшырта, энергияне саклый.
✔Якыннар турында кайгырту – пассив тәмәке тарту башкалар, аеруча балалар өчен зыянлы булырга мөмкин.
✔Финанс ягыннан отышлы – тәмәке сатып алуга акча тотмасагыз, гаилә бюджетына сизелерлек отышлы була.
✔Шәхси үрнәк – сезнең карарыгыз якыннарыгызны, дусларыгызны, хезмәттәшләрегезне илһамландырырга мөмкин.
Тәмәкесез тормышка 5 адым. Нәрсәдән башларга?
Тәмәке тартудан баш тарткач, организмда нәрсәләр үзгәрә?
– 20 минуттан соң кан әйләнеше яхшыра, кан басымы нормага кайта.
– 2 көннән соң тәм һәм ис сизү яхшыра.
– 1 елдан соң йөрәк-кан тамырлар системасына төшә торган көчәнеш сизелерлек кими.
Тәмәке тартудан баш тарту – тормыш сыйфатын яхшыртуга адым. Тәмәкесез үткән һәр үткән көн сәламәтлекне, энергияне һәм кәефне арттыра. Бу адымны бүген ясагыз! Үзегез өчен, якыннарыгыз өчен, киләчәк өчен!
Алиса Мамаева,
ГБУЗ Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы,
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының җәмәгать сәламәтлеге, муниципаль һәм корпоратив программалар буенча баш белгече.