

Пицца, бургер һәм кыздырылган тавык: тәмле, ләкин куркыныч. Мондый туклану организмга тәэсир итүе ихтимал. Бу хакта табиб-эндокринолог, медицина фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты Фундаменталь медицина факультетының өлкән фәнни хезмәткәре, «Доктор Павлова, эндокринолог» Telegram-каналы авторы Зөһрә Павлова сөйләде.
"Бер бургер гына зур зыян китермәячәк. Ә менә майлы ризыкны даими һәм артык куллану иммунитетны даими бозу режимына китерә. Бу организмга бик начар итеп тәэсир итә һәм күп авырулар үсеше өчен уңай фон тудыра", – дип аңлатты табибә.
Белгеч сүзләренчә, гәрчә ялкынсыну – нормаль саклану механизмы булса да, аның майлы ризык аркасында еш активлашуы сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу диабет, атеросклероз, аутоиммун авырулар үсешенә һәм хәтта вакытыннан алда картаюга этәргеч булырга мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк галимнәр майлар күп булган ризыклар бер атна туклану il-22 саклагыч аксым дәрәҗәсен киметергә, эчәклек микрофлорасын бозарга һәм аның токсиннар һәм бактерияләр өчен үткәрүчәнлеген арттырырга мөмкин икәнлеген күрсәткән тикшеренү үткәргәннәр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Комсомольская правда".