Сәламәтлек
23 Май 2025, 06:02

Яшел суганда цинк, кальций, фосфор күп

Яшел тәмләткечләр күренде. Аларның файдасы турында искә төшерик.  

Яшел суганда цинк, кальций, фосфор күпЯшел суганда цинк, кальций, фосфор күп
Яшел суганда цинк, кальций, фосфор күп

Яшел тәмләткечләр күренде. Аларның файдасы турында искә төшерик.



Түтәлләрдә, урманнарда беренче яшел витаминнар үсеп утыра инде. Петрушка, укроп, кузгалак, салатлар, яшел кыяклы суган... Менә аларны инде күпләп ашарга кирәк.

 

Инде файдалы элементлар турында төптәнрәк белешеп алсак, хәлләр болай тора.

Укропның яфракларында В1, В2, С, РР, Р витаминнары, каротин, фолий кислотасы, тимер тозы, фосфор, кальций һәм калий бар. Ул шулай ук эфир майларына бай. Укроп кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерә.

Петрушка – иң популяр һәм иң файдалы тәмләткеч. Аңарда кальций, магний, тимер, калий, фтор һәм фосфор бар. Йөрәк авыруларыннан җәфаланучыларга аны күбрәк ашарга киңәш ителә. Ул пародонтоз вакытында да файдалы.

Яшел суганда исә цинк, кальций, фосфор күп, шуның белән ул сөякләр өчен файдалы. Суган иммунитетны яхшырта, йөрәк-кан тамырларын ныгыта.

Яфраклы салат кан составын, матдәләр алмашын яхшырта, ашкайнатуны тизләтә, нерв системасын тынычландыра, кан басымын төшерә, организмнан начар холестеринны чыгара.

Сельдерей – сәламәтлек өчен иң куркынычсыз тәмләткеч. Аңарда С витамины, кальций тозы һәм фосфор бар. Ул картаю процессын акрынайта, матдәләр алмашын яхшырта, артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша. Сельдерей тамыры магний, кальций, калий, марганец, тимер һәм цинкка бай. Аны шакмаклап турап яки угычта уып, салатларга кушалар. Пешкән сельдерей тамыры бәрәңгене хәтерләтә.

Фото: ncsemena.ru

 

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас