

Күпсанлы тикшерүләр үткәргән галимнәр (анда еллар дәвамында инсульт үткәргән йөзләрчә кешеләр катнашкан), шундый нәтиҗәгә килгән: физик активлык, аеруча җәяү йөрү, бар кешеләргә дә, аеруча инсульт кичерүчеләр өчен, иң файдалысы.
Кайчан гына инсульт белән өлкән яшьтәгеләр чирләгән булса, бүген ул яшьләрне дә аяп тормый.
Бу чирдән соң нормаль тормышка кайту – бик тә озайлы һәм җаваплы процесс. Ә менә галимнәр мондый пациентларга бик тә гади һәм нәтиҗәле ысул тәкъдим итә: ул да булса, көненә ким дигәндә ярты сәгать җәяү йөрү. Йөрү мондый авыруларга сәламәт яшәү рәвешенә кайтуга һәм озын гомерле булырга ярдәм итә. Иң мөһиме – ялкауланмаска!
Фото: gb-grinberga.ru