Сәламәтлек
18 Май 2025, 09:35

Урын-җирең юешләнсә...

Төнлә балаларның бәвел тота алмавы – шактый таралган очрак. 2 яшьләр чамасындагы сабый көндез горшок сорый башлый, ә 3 яшьләр тирәсендә, бәвел бүлеп чыгару вакыты җиткәч, ул төнлә уяна...

Урын-җирең юешләнсә...Урын-җирең юешләнсә...
Урын-җирең юешләнсә...

Төнлә балаларның бәвел тота алмавы – шактый таралган очрак. 2 яшьләр чамасындагы сабый көндез горшок сорый башлый, ә 3 яшьләр тирәсендә, бәвел бүлеп чыгару вакыты җиткәч, ул төнлә уяна...

   Ләкин бала 3 яшьтән соң да урын-җирне юешли икән, бу инде зур проблема килеп туган дигән сүз. Ул баланың үзен генә түгел, ә гаиләдәге һәркемне зур борчуга сала. Моны хәл итү өчен ата-ана кемгә генә барырга да, теләсә күпме акчалар сарыф итәргә дә әзер була.

    Тәү чиратта, ата-ана үзләренә игътибарны арттырырга тиеш, ди белгечләр. Еш кына гел ашыгучы, кабаланучы, тиз кызып китүчән кешеләрнең балалары шундый була. Шунлыктан, нарасыйны дәвалаганчы башта ата-анага үзләрен җайга китерергә кирәктер. Чөнки гаилә башлыкларының бөтен гадәтләре, чирләре дә балага йогучан була.

   Сабый организмы, гадәттә, төнлә ике тапкыр бәвел бүлеп чыгара. Кайсыберәүләре, йокыга китеп, 1-2 сәгать үткәч, икенче берәүләр исә таң алдыннан. Бу вакытта бала хәтта уянмаска да мөмкин.

   Халык медицинасы бу очракта бал белән файдаланырга киңәш итә. Чөнки ул организмдагы суны чыгармыйча тотып тора ала. Балның тагын да бер файдалы үзенчәлеге бар – ул кешене тынычландыра. Шулай ук ашказаны һәм эчәккә уңай тәэсир итә. Бал кеше организмы өчен кирәкле витаминнарга, микроэлементларга, аминокислотага, шикәргә бай.

   Балага күпме бал бирергә икәнен әти-әни үзе чамалый. Әйтик, бер чәй кашыгы яки күбрәк-азрак бирергә була.

Фото: sibmama.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас