+21 °С
Болытлы


Сорау:
Кул бармакларым иртәнгә бик шешенә, кайчак сыерымны да бик авырлык белән генә савам. Күпме дару эчәм, бер файдасын да күрмим. Халык киңәшләре бармы икән бу чиргә каршы?
Җавап:
Бу уңайдан үзегез сауган сөттән алынган эремчек суын кулланыгыз. Кул бармаклары яки аяк буыннары шешенсә, эремчек суы салынган савытка тыгып торыгыз. Бераздан буыннар язылып китәр. Әлеге эшне даими кабатларга кирәк. Әгәр эремчек суы булмаса, аны иртәнге бәвел дә алыштыра ала, ди халык дәвалаучылары.
Фото: naran.ru